tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Милли белем бирү учаклары / Самара округының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча “Яктылык” муниципаль белем бирү учреждениесе
Самара округының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча  “Яктылык” муниципаль белем бирү учреждениесе

Самара округының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча “Яктылык” муниципаль белем бирү учреждениесе

Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе татар телен һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү  максатыннан Харидә Габдуллаҗан кызы Дашкина тырышлыгы белән ачыла. 1989 нчы елның язында Харидә ханым Дашкина Самара шәһәренең татар мәдәнияты үзәгенә мөрәҗәгатъ итә һәм үзе җитәкләгән 12 нче кичке уку мәктәбе бинасында,  беренче татар  мәктәбен эшләтеп җибәрә.

1994 нче елның беренче сентябрендә 7–11 нче сыйныфлар өчен татар бүлеге ачыла.

1997 нче елның 29 нчы апрелендә Самара шәһәре башлыгы  “Татар телен һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү буенча “Яктылык” муниципаль белем бирү учреждениесе” ачылу турындагы карарга кул куя.

Область һәм Самара шәһәренең Совет районы күрсәткән матди ярдәм белән “Яктылык” мәктәбе эшли башлый. Уку учреждениясенең беренче директоры итеп мәгариф отличнигы, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Харидә Габдуллаҗан кызы Дашкина билгеләнә.

Массакүләм чараларда реклама ясау, һәр бала белән аерым әңгәмәләр уздыру, ата – аналар белән эш алып бару, болар барысы да мәктәпне ачып, эшләтеп җибәрү өчен иң зур хезмәт булып тора.

Ата – аналар, балалар белән берлектә уздырылган бәйрәм чаралары, укытучылар һәм  ата –аналар арасында урнашкан җылы мөнәсәбәт, уңай  психологик климат болар барысы халыкның мәктәпкә карашын үзгәртә. Самара шәһәрендә 50 мең татар яши, шуларның 175-е  1997 нче елның беренче сентябрендә татар мәктәбенең парта арасына кереп утыра. Бу чыннан да, олы куаныч була.

Мәктәпнең укытучылар коллективы компетентлы, профессиональ яктан үсештә булуы белән аерылып тора. Педагоглар үз традицияләре, методик һәм дидактик хезмәтләре белән көчле.

Уку йортын тәмамлаучылар төрле профильдәге югары уку йортларында белем алуларын  уңышлы дәвам итәләр.

Педагогик ВУЗларда белем алучы студентлар татар мәктәбендә ел саен практика уза. Мәктәп Самара шәһәрендә генә  тугел, өлкәдә  дә милли мәктәпләр ачуны пропагандалый, халкыбызның гореф–гадәтләрен саклап калуга  терәк булып тора. Чит илләрдән килгән кунакларны, гыйлем йортының эш системасын өйрәнергә теләүчеләрне дә ишекләрен киң ачып каршы ала ул. Әледән–әле семинарлар, конференцияләр, белем күтәрү курслары оештырып тора җитәкчеләр, бу эшләрдән Татарстанлылар да читтә калмый.

2009–2012 нче елларда мәктәпне  Абдрахимова М.М. җитәкләсә, бүгенге көндә уку йортының алга китешенә, үсүенә җитәкче булып Радик Равгат улы Газизов күп көч куя.

Мәктәп адресы: Самара шәһәре, Александр Матросов урамы, 11а.

Телефон: +7 (846) 995–08–69.

Мәктәпнең рәсми сайты: www.yaktylyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*