Бөек Җиңүгә быел – 70 ел! Илебез җитмеш ел тыныч яши. Ләкин һәр өйгә кайгы булып кергән, егерме сигезгә якын миллион кеше гомерен өзгән бу елларны онытырга безнең хокукыбыз бармы? Үзләренең Туган иле, үз балаларының һәм оныкларының азатлыгы өчен гомерләрен биргән бабаларыбызның якты истәлеген безгә онытырга мөмкинме? Юк, юк, юк! Моны Бөек Ватан сугышы турында китаплар укыгач, кайсының авторлары үзләре фронтта катнашкан, үз күзләре белән күргәннәрне язганнар, шуңа тагын да ачык аңлыйсың. Ватан алардан Туган илләренең язмышы өчен зур җаваплылык таләп итә. Гади кешеләр үзләренең җирләре өчен сугышырга бара. Безнең авыл халкы да фашистларга каршы көрәшә. Туган илнең азатлыгы өчен, җирдә тынычлы тормыш булсын өчен алар батырларча сугыша. Онытылмаслык батырлык күрсәткәннәрне Туган илебез иң югары, хаклы исем – Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкли. Геройларның язмышы турында гыйльми хезмәтләрдән, матур әдәби әсәрләрдән, белешмәләрдән укырга була. Хәзер кинофильмнардан да аларның батырлыгы турында карарга мөмкин. Күп геройлар сугыш фронтындагы истәлекләрен үзләре яза. Кайберләренең язмышлары турында бик аз материал бар. Геройлар турында белешмәләрдән шундый материал җыйдык.
Бөек Ватан сугышы елларында 11 меңнән артык кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мордовияда – 104 герой. Ләмберә районында ике герой – А.Н.Дерябин (Атемар авылы) һәм А.А.Баляев (Пензятка авылы). Мордовиянең 33 батырына Днепр елгасын форсировать иткән өчен Герой исеме бирелә. Мәктәбебезнең “Истәлек” музеенда авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое, Асым Айзәтулла улы Баляевка стенд багышланган. Фоторәсемнән безгә егерме бер яшьлек герой егет карый. Күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены балкый. Гади авыл егете, кайдан шундый көч алдың? Нинди уйлар белән дошманга каршы көрәштең? Халкыңны туган җирендә бәхетле, тыныч тормышта яшәвен теләдеңме син? дигән сораулар бирәсе килә аңа. Аннары уйлангач, башыңа төрле уйлар килә. Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, яраткан эшләребез белән шөгыльләнәбез, ә бит бу матур тормышны безгә Асым Баляев кебек батырлар яулап алдылар. Һәм без моны беркайчанда онытырга тиеш түгелләр. Асым Айзәтулла улы Баляев 1923 елның 15 августында Мордовия Республикасының Ләмберә районы Пензятка авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, өй хуҗалык эшләрендә гаиләсенә булыша.
Яхшы һөнәр алырга теләп, Калининск төбәгендәге “Волгострой” дигән төзү оешмасына эшләргә китә. Бөек Ватан сугышы аны шунда тота. Ул 1941 елның ноябреннән дошманга каршы көрәшен башлап җибәрә. А.А.Баляев 78-гвардия укчы (стрелковый) полкына эләгә, ул төз атучы була (25нче гвардия дивизиясе, 6нчы армия, Көньяк-Көнбатыш фронты) һәм шунда ул беренче мәртәбә яралана. Баляев 1943 елның январь ахырында госпитальдән үзенең полкына кайта. “Һөҗүм итүнең кызган чагы, дошманның каршылык күрсәтүен җимереп, Көньяк-Көнбатыш фронты Донбассның төньяк-көнбатыш өлешен азат итә. Фронтның берләшмәсе кайбер урыннарда 120-130 чакрым эчкә керә. Ләкин дошман бөтен көче белән каршы килә, шуңа күрә безнең полк артка китәргә мәҗбүр була һәм Донецк елгасы янына урнаша”,- ди Асым Айзәтулла улы. Шул көрәштә Баляев җиңелчә яралана. Августның ахырында 6-нчы гвардия армиясе Синельниково станциясен азат итә һәм Днепр елгасыннан ерак булмаган Войсковое авылына чыга. 1943 елның 25 сентябрь төнендә 100 кешедән торган штурм группасы оештырыла. Бу группага Баляев пулеметчик та керә.
Караңгы төндә көймәләрдән паром ясыйлар һәм аларга төялеп солдатлар Днепрның икенче ярына таба йөзәләр. Ярга җиткәч ук, батырлар фашистларга каршы һөҗүмгә ташланалар. Группаларга бүленеп, солдатлар дошманның алгы сызык оборонасын алалар. Немец солдатлары аптырап калалар, нишләргә белмичә бер яктан икенче якка йөгерәләр. Дошман артка, икенче сызык оборонасына китәргә мәҗбүр була. Өченче сызык өчен бик каты каршы көрәш башлана. Биш мәртәбә дошман танклары ярдәме белән дә каршы килә. Баляевның пулеметы бертуктаусыз ата. Икенче һөҗүм вакытында группа командиры авыр яралана. Кайберләре танклардан курка. «Бер адым да артка юл юк!,- дип кычкыра Баляев. – Артка чигенергә урын юк! Безнең артта – Днепр». Һаман атакага каршы торалар. Яраланган солдатлар күбәя, мылтык тота алмаганнарны ышык урынга озаталар. Төш вакытына йөз кешедән егерме генә кала. Дүрт танкыдан булган соңгы атаканы авиация туктатырга ярдәм итә. Бер танк туп-туры төшкән авиабомбадан шартлый. Икенчесе Баляев ыргыткан янгычлы шешәдән кабынып яна башлый. Егерме көрәшүче солдаттан җиде генә кала. Кыр өстендә төтен, янгын исе. Гвардеецлар немецларның атакаларына баһадирларча каршы торалар. Асым Баляев үзе генә егермедән артык немецны юк итә. Караңгы төшү белән гвардеецларга өстәмә көч килергә өлгерә. Шул сугышта Асым Баляев каты яралана. Рота командиры аны тиз генә Днепр артындагы госпитальгә озатырга приказ бирә. 1944 елның 19 мартындагы Советлар Союзы Югары Президиумы Указы буенча батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой гаскәри Баляев Асымга, Пензятка егетенә, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Яраларны төзәтеп, аякка баскач, Асым Баляев һаман сафта. Асым Айзәтулла улы күпме генә яраланмасын, ул яңадан сугыш кырында, үзен бер дә кызганмый, баһадирларча көрәшүен дәвам итә. 1945 елда тагын фронтта, тагын каты яраланып госпитальгә эләгә. Һәм 1946 елда Баляев госпитальдән ук демобилизацияләнә. Туган ягына кайта. Аннары Ногинск шәһәрендә яши. Асым Айзәтулла улы Баляев 1983 елның 25 сентябрендә үлә. Герой исеме биргәндә, Баляевка 21 яшь кенә була. Бу яшь батырда күпме көч, күпме кыюлык булган! Хәзерге буынга аның батырлыгы үрнәк булып тора. Без авыл егетебезнең батырлыгын беркайчан да онытмабыз. Аның истәлегенә авылыбызның яңа урамы Асым Айзәтулла улы Баляев исемен йөртә. Ләмберә районының үзәгендә күптән түгел Аллея Славы төзелде. Шунда Баляевның бюсты куелган. Асым Айзәтулла улы Баляев исемен мәңгеләштереп, Ләмберә җиренең героик тарихына кертте.
Алена Качкова,
Пензятка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы,
Мордовия Республикасы