tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлар гимназиясе “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаша
Кызлар гимназиясе “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаша

Кызлар гимназиясе “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаша

Казандагы Фатиха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясе “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен мәктәп урнашкан Декабристлар урамыннан башлап җибәрде.

Гимназиядәге кызлар үзләреннән башлады. Татарча серләшеп эшкә керештеләр. Башта үз куллары белән хикмәтле панно әзерләделәр: тектеләр, чиктеләр… Хикмәте шунда ки: бер ягында татарча бизәк, икенче ягында язу.

Декабристлар урамындагы төрле кибет, даруханә кызлар игътибарыннан читтә калмады. Кызларның өмете зурдан: алга таба ул урыннарда татарча сөйләшәчәкләр дип ышаналар алар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*