25 майда Касыйм шәһәрендә VI төбәкара халык иҗаты фестивале үтте. Ул «Касимовская Золотая Ладья» дип атала. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык осталарының эшләнмәләре, төрле тәм-том һәм башкалар күрсәтелде. Илдар Бикуев җитәкчелегендәге Касыймның татар милли-мәдәния автономиясе җирле татарларның көнкүрешен тасвирлаучы әйберләрне, милли ризыкларны әзерләп күрсәтте. Концерт программасында башка төбәкләрдәге коллективлар белән бергә Татарстаннан килгәннәре дә, Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылыннан Рива Бурнешева җитәкләгән ...
Дәвам »Рубрика: Фотоальбомнар
Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имзалау (фоторепортаж)
2014 елның 26 маенда Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имазаладылар. Шушы тарихи вакыгадан фоторепортаж.
Дәвам »
Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды
Бүген Казанның Иске татар бистәсе зиратында халык күңелендә бигрәк тә җор телле, үлемсез Әлмәндәр булып сеңеп калган СССРнң халык артисты, Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага күп санлы Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелдылар.
Дәвам »
Татар балаларын “Мизгел” көтә!
1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере - “Мизгел” эшли башлый. Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән - сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрәчәк.
Дәвам »
“Сөйкемле Шүрәле”гә – 5 яшь тула!
20 майда Казан шәһәренең Г.Тукай музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды.
Дәвам »
Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар
20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте. Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр. Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык ...
Дәвам »
Әзербәйҗан татарлары “Карга боткасы” пешерделәр
17 майда Губа районында «Асма керпю» ял зонасында "Туган тел" татар мәдәнияте җәмгыяте "Карга боткасы" бәйрәме оештырды.
Дәвам »
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (фоторепортаж 2 кисәк)
Фоторепортажның 2 өлешендә 15 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Р.Зәйдулланың "Үлеп яратты" әсәре буезнча спектаклен караган мизгелләр. Һәм 16 майда шулай ук Камал театрында пленар утырышының иртәнге өлешендә төшкән фотоларны күреп була.
Дәвам »
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (фоторепортаж)
Фоторепортажның 15 майда делегатларның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына килүләрен, теркелү, очрашу моментларын күреп була.
Дәвам »
Нарва татарлары җәмгыятьләренең 25 еллыгын бәйрәм итте
Эстониянең Нарва каласындагы татар җәмгыяте әгъзалары һәм аларның күп санлы дуслары 2014 елның 26 апрелендә шәһәр мәдәният йортында үзенең чирек гасырлык юбилеен бәйрәм итте.
Дәвам »