Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.
Дәвам »Рубрика: Фотоальбомнар
Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!
2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды.
Дәвам »
“Язлар моңы” белән татар моңы да яңара
Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә.
Дәвам »
Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады
9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, “Татмедиа” оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте. Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның ...
Дәвам »
Минтимер Шәймиев Франциядә яшәүче татарлар белән очрашуы (фоторепортаж)
2 апрельдә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Франция башкаласы Парижга булган эш сәфәре вакытында бу илдә яшәүче татарлар белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында делегациядә булган Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин милләттәшләребезне көз айларында Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә татар концерты уздырылуы, шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастроле планлаштыруы турындә хәбәр белән куандырды.
Дәвам »
ТӨМӘНДӘ ИҢ ШӘП КЫЗ ҺӘМ ЕГЕТ САЙЛАНДЫ
Яшьләр рухи кыйммәтләребезне барлауда көч сынаштылар.
Дәвам »
Татар конгрессы Финляндиядә
Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы күчмә утырышы Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узды
Дәвам »
Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар
Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...
Дәвам »
Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты
Кырымдагы Идел буе татарларының "Идел" берләшмәсе әгъзалары 16 мартта узган Кырым Республикасы статусы турындагы референдум буенча фикер алышырга җыелды.
Дәвам »
Истанбулда татарлар ярышты
16-17 мартта Төркиядә "Татар кызы - 2014, Төркия", "Студентлар язы 2014" ярышлары һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Төркиядәге бүлекчәсенең җыелышы узды.
Дәвам »