tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкекта Муса Җәлилне искә алдылар
Бишкекта Муса Җәлилне искә алдылар

Бишкекта Муса Җәлилне искә алдылар

21 августта “Бердәмлек” Кыргызстан татарлары берлеге Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрде. Бишкекның Россия мәдәнияте һәм фәне үзәгендә узган чараны оештыруда Россотрудничество вәкиллеге дә ярдәм курсәтте.

Җыелган татарларны башка милләт вәкилләрен Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Алексей Зенько сәламләде. “Бердәмлек” активистлары шагыйрьнең төрле жанрга караган әсәрләреннән әдәби композиция тәкъдим итте. Шигырьләрне тыңлап хисләнгән тамашачылар озак кына фикер алыштылар, Җәлилгә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Соңыннан күмәкләшеп чәй табыны янына җыелдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*