26 августта Татарстан Республикасы Президенты Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты. Татар җәмәгатьчелеге активистларын сәламләп, Рөстәм ...
Дәвам »Рубрика: Фотоальбомнар
Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды
11 августта Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы “Кояшлы” аланында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән, Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенроссия ат чабышы узды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре һәм РФнең башка төбәкләре чабышкылары ярышты. Ике машина Башкортостан һәм Киров өлкәсе вәкилләренә насыйп булды. Күренекле Казан һәм җирле артистларның концерт программалары һәм спорт ярышлары белән ...
Дәвам »
Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды
3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар. “Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, – диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов ...
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде
18 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде. Мәрҗани мәчете янәшәсендә корылган чатырда 250 ләп кеше җыелды. Иң башта намаз укылды. Соңыннан җыелган җәмәгатьне Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, БТК Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләделәр. Ифтар ашы табынында татар зыялалары, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр бар иде. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясе ...
Дәвам »
Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште
Бүген, 11 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров Универсиадада көрәш буенча үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булган Сембер спортчысы Сергей Павлик, остазы Фәнис Җаббаров һәм Бөтенроссия татарча көрәш милли спорт федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов белән очрашты. Иң элек Ринат Закиров кунакларны сәламләп, спортчыларны зур җиңү тәбрикләп, Сергей Павлик исеменә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан килгән ...
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды
Бүген 8 июль кичендә "Казан" мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.
Дәвам »
Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты
5 июль кичендә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны ...
Дәвам »
Борбашта мөселман балалары сабантуе узды
Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ...
Дәвам »
БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Татар конгрессы бинасында БТК БК рәисе Ринат Закиров Кытай халык республикасының Синьцзян уйгур автоном районындагы Өремче, Чәүчәк шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Милләттәшләребез Татарстанга ата-бабаларының туган яклары белән танышу өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән. Алар Татарстанның Кукмара районындагы Олыяз һәм Апас районындагы Урта Балтай авылларына барып, нәсел җепләре белән танышканнар. Шулай ук милләттәшләребез Башкортостанның Төмәнәк авылының 320 еллыгы бәйрәмендә ...
Дәвам »
Тәгәри килде “Түгәрәк уен”
Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә Россиянең 17 төбәгеннән 549 кеше катнашты. Аны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкә Мәдәният министрлыгы, аның каршында эшләүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәре һәм Камышлы районы администрацияләре оештырган иде. Җиңүчеләр «Фольклор-этнография коллективлары», «Фольклор-хореография коллективлары», «Хореография соло», «Балаларның этнография коллективы», ...
Дәвам »