Бәйрәмебезнең күрке булып кадерле кунагы, Сарытау шәhәренең горурлыгы, батыр егетебез - Рәшит Сөләйманов булды.
Дәвам »Рубрика: Мәгариф
Мәскәүдә Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган очрашу узды
Очрашуда яшь галим, педогогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәровның чыгышы аерым игътибарга лаек булды.
Дәвам »
Ринат Закиров Арчада – эшлекле очрашуда катнашты
Пленар утырыш барышында Ринат Зиннур улы Закиров туган телебез белән горурланып яшәргә, татар исемен югалтмаска кирәклеген ассызыклады.
Дәвам »
Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды
“Идел” яшьләр үзәге “Тарих эзләреннән” дип аталган бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Кече төркемдә Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә Казаннан Полина Спиридонова, тагын да өлкәнрәкләр арасында Ульяновск өлкәсеннән Альбина Гафиуллова җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннардан тыш, бер төркем балалар кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге оештырган конкурсның максаты ...
Дәвам »
Мәрҗани оныклары белем иленә сәяхәткә чакыра
Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре мөхтәсибәте, башкаланың Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете каршында эшләп килгән “Балалар” үзәге 11 февраль көнне сәгать 10да “Белем иленә сәяхәт” исемле иртәнге чара уздыра.
Дәвам »
Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар
Можгада (Удмуртия) Халыклар дуслыгы йортында “Серле сандык” исемле зур проект кысаларында өйрәнү-өйрәтү семинары үтте. Аны оештыручылар “Адымлап татар мәдәниятенә” («Шаг за шагом: татарская культура») дип атаганнар иде. Бу хәбәрне mozhga.net сайты Халыклар дуслыгы матбугат үзәгенә сылтама ясап үз битләрендә урнаштыра. Семинарда килүчеләр татар биюләре буенча махсус басмалар белән таныштылар, төрле төбәкләргә хас булган татар милли киемнәре турында видеофильм карадылар, яшьләр фольклор уеннарына ...
Дәвам »
Татарчага өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады
Әлеге проект Татарстан Президенты күзәтүе астында республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «EF Education First» белән бергәлектә башкарыла.
Дәвам »
Удмуртиядә татар теленнән олимпиада узды
Җиңүчеләр Казанда узачак зур бәйгегә әзерләнә.
Дәвам »
Тубылда татар телендә сәнгатьчә уку бәйгесе үтәчәк
Бәйге 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә үтәчәк.
Дәвам »
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф идарәсе төзелде
Бу милли мәгариф белән идарә итү һәм педагогларга әлеге юнәлештә методик ярдәм күрсәтү системасын ныгыту өчен эшләнгән.
Дәвам »