tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида укытучылар конференциясе үтте
Ульяновскида укытучылар конференциясе үтте

Ульяновскида укытучылар конференциясе үтте

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Карсун һәм Барыш районнарындагы татар авылларында балалар туу артканлыктан, узган гасырның 90 нчы елларында ябылган балалар бакчалары яңадан ачыла башлаган. Бу хакта өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Укытучыларның елга бер тапкыр уза торган әлеге мәртәбәле җыенында чыгыш ясап, җирле автономия рәисе Р.Ф. Сафин залда утырган татар теле укытучыларын “Милләтебезнең алтын фонды” дип атады. Аның сүзләренә караганда, узган ел өлкәбезнең милли мәгариф системасы шактый гына уңдырышлы булган. Ике укытучыга Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелгән, алты мөгаллимә  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “ Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булган. Байтак кына укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге бәйге-олимпиадаларда җиңеп чыккканнар, Губернаторның грантларын отканнар.

Узган  уку елында дәреслек һәм методик кулланмаларга зур кытлык булмаган.   Мөмкинлеккә карап өлкә автономиясе  татар теле укытучыларын ел дәвамында дәрселекләр һәм матур әдәбият белән тәэмин итеп торса да, бүген дә конференциягә килүче укытучыларга  әдәби китап, дәреслек һәм һәртөрле кулланма материалларны мулдан өләштеләр.

Узган уку елында өлкә  милли мәгарифе тармагындагы иң зур вакыйгаларның берсе-ул татар теле укытучыларының икенче съезды үткәрелүе һәм анда Татарстан белән Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлары кул куйган килешү булгандыр.  Ана теле укытучылары өчен әлеге килешүнең   түбәндәге сүзләре аеруча  мөһим иде.  Аның 7 нче матдәсендә “Ульяновск өлкәсе хөкүмәте татар теле укыту өчен шартлар тудырачак.”  дип язылган.

конференциягә килүче укытучылар арасында әле күптән түгел генә Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия  съездында делегат булып катнашучылар да бар.

Конференциядә катнашучылар  федераль стандартларга нигезләнеп кайбер мәктәпләрдә узган уку елында татар теле дәресләре 1, я 2 сәгатьткә кыскартылуы хакында да борчылып сөйләделәр. Сәгатьләр  кыскартылып, нинди генә ясалма каршылыклар һәм авырлыклар булмасын,  авыллардагы татар теле укытучылары байтак эшне дәрестән тыш чара кысаларында алып баралар.

Узган уку елы азагында мәгариф чиновниклары Яңа Бидәнге татар авылындагы мәктәпне күршедәге рус мәктәбенә кушырга теләгән иделәр.Татар җәмәгатчелегенең  һәм авыл халкының бердәм күтәрелеп чыгуы белем учагын саклап кала алган.

 

Рамис Сафин

                                                                   Ульяновск  өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*