Бу көннәрдә Татарстан язучылары, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре республикабыз авыл- районнарында гына түгел, ә тирә-күрше өлкәләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән дә кызыклы очрашулар һәм әдәби кичәләр уздыралар.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Самараның “Бердәмлек” газетасы
Узган гасырның туксанынчы елларында Татарстаннан читтә беренче татар газеталары, телевидение һәм радио тапшырулары Ульяновск Самара һәм Төмән өлкәләрендә чыга башлаган иде.
Дәвам »
Дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә!
Күптән түгел «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Дилә ханым Барышеваның күргәзмәсе ачылды. Анда рәссамнең 65 иҗаты урын алган. Рәссам Дилә Барышева Казан сәнгать училищесында укыганда батик белән кызыксынып китә. Ул вакытта бу техниканы өйрәтүчеләр дә, махсус буяулар да булмый әле. «Бер журналда батик техникасы турында укыгач минем кызыксынуым туды. Минемчә, дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә чагыла. Гомүмән, тормышның мәгънәсен төрле әйберләр аша сизергә мөмкин. Ләкин ...
Дәвам »
Сыгылмалы нәфис таллардай.
Хатын-кызларның хәяттә тоткан урыны хакында уйланулар кайсы гына акыл иясенең зиһенен биләмәгән дә, нәфис затларыбызның гүзәл сыйфатлары кайсы гына шагыйрьне мәдхияләр язарга дәртләндермәгән!
Дәвам »
Ижаудагы “Чулпан” театр түгәрәге яңа сезонга әзерләнә
Ижаудагы "Чулпан" үзешчән драма түгәрәгенә йөрүчеләр театр тамашаларын халыкка кайтару белән мәшгуль.
Дәвам »
Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак
Узган шимбәдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Turkvision-2014" («Төрквидение») II халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының зональ сайлап алу туры булды.
Дәвам »
Россия Ислам университетында “Без татарлар” курслары ачылачак
1 октябрьдә РИУ Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә татар теле, татар тарихы, Ислам нигезләрен өйрәтүче уникаль курслар ачып җибәрә, өстәвенә алар түләүсез дә.
Дәвам »
Азнакайдан Мөкатдәсә Хәйруллина йөз яшен билгеләп үтте
Иренә сугыштан исән-сау кайтырга насыйп була.
Дәвам »
“Милли ашларыбыз” дөнья күрде.
Латин графикасы нигезендә татар телендә Финляндияданәшер ителгән әлеге китапчыкны басамага Адилә Җамалетдин һәм Хәмидә Чайдам әзерләгәннәр. Нибары 30 милли ризык әзерләү серләрен туплаган әлеге китапчыкның дөньяга аваз салуы бик үзенчәлекле. 1988–1989 елларда Финляндия төркләре берлеге милли ашлар әзерләү буенча курслар оештыра. Әлеге курста актив катнашучылар милли ризыкларны, ашларны һәм гадәтләрне саклауга аеруча әһәмият бирүне кирәк дип таба. Нәкъ бер елдан ...
Дәвам »
Биектауда “Ак калфак” яшь сайлаучыларны котлады
“Ак калфак” ижтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Шәфыйк кызы Шакирова беренче сайлаучыларны Татарстан Республикасының тулы хокуклы гражданиннары булулары белән котлады һәм шушы яшь сайлаучыларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырды.
Дәвам »