Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Исемнәре яши мәңгегә
Исемнәре яши мәңгегә

Исемнәре яши мәңгегә

Арча районы Гөберчәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 116 ир-егет китә. Шуның 69ы һәлак булып, туган җиренә 47се генә исән-сау әйләнеп кайта. Алар арасында кайсы аягын, кайсы кулын, кайсы күзен югалтып кайткан кешеләр. Күпме бала әтисез, күпме ана баласыз калган вакытлар. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Инде әтисез үскән буын сафы да елдан–ел кими бара.

М.Мәһдиев музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган аерым экспозиция эшли. Фондта Новгород өлкәсендә барган канкойгыч сугыш вакытында һәлак булучы совет солдатларының кайбер кулланган әйберләре, фронттан килгән хатлар, сугыш һәм тыл ветераннарыннан җыелган истәлекләр саклана.

Язучының бертуган абыйсы Габдрәшит Мәһдиев тә Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул Сталинград янында барган көчле сугышта да катнашкан . Шунда күрсәткән батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнгән. Командиры тарафыннан әнисе Рабига апага җибәрелгән Рәхмәт хаты бүген дә музей фондында саклана.

М.Мәһдиевнең сыйныфташы Минзада апа Газизованың гаиләсенә кагылышлы сугыш чоры мәгълүматлары, пулемётчы әтисенең җәсәде янында табылган гильза да музей фондында. Музейда “Җиңү язы мәңгелек” исеме белән күргәзмә эшли.

http://arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*