tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер карлыгачлары
Сембер карлыгачлары

Сембер карлыгачлары

Ульяновскида балалар иҗат фестиваль-конкурсы тәмамланды. “Сембер  карлыгачлары” дип аталган  бу бәйгедә өлкә   районнарыннан килгән 200 гә якын малайлар һәм кызлар үзләренең   үзешчән сәнгатьтәге осталыкларын күрсәтте. Моннан егерме ел элек уздырыла башлаган әлеге конкурста  җиңүчеләрнең байтагы хәзер зур сәхнәләрдә чыгыш ясый,  Татарстан  сәнгать уку йортларында белем алалар.

Еллар дәвамында өлкәнең балалар өчен оештырыла торган  иң мәртәбәле фестивалендә  меңнән артык малай-һәм кыз  зур сәхнәдә беренче тапкыр чыныгу алдылар. Алга таба барысы да сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, байтагы үз язмышларын татар мәдәнияте   белән бәйләделәр. Ә бүген аларны яңа кешеләр һәм яңа исемнәр алыштырды.

Төрле елларда “Сембер карлыгачлары” конкурсында катнашып лауреат    исемнәренә лаек булган Ләйсән Садыйкова, Рамил Айметдинов, Ранис Габбазовлар Казанның   сәнгать уку йортларында белем алып   Татарстанның танылган  сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Ни кызганыч, оештыручыларның әйтүенә караганда, соңгы елларда катнашучыларның чыгыш ясау дәрәҗәсе нык төшкән.

“Кызганычка каршы, быел башкару осталыгы түбән иде. Әлбәттә, бу балалар гаебе түгел, алар барысы да сәләтле. Алар белән яхшылап шөгылләнергә һәм репертуарны сайлый белергә кирәк. Балаларга эстрада белән бергә халык җырларын да өйрәтү мөһим”,  ди  жюри  рәисе, Ульяновск татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты. Әлфия Рамазанова.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә төрле яшьтәге балалар ике номинациядә көч сынаштылар. Тагын шунысы да игътибарга лаек, балаларны  татар телендә аралаштыру һәм аларның сөйләм телен үстерү максатыннан быелгы ярышта җырчыларга күбрәк өстенлек бирелде.

Чыннан да,балаларның татар телен белү дәрәҗәсе начар гына түгел, гомумән,  бик нык түбән. Хәтта саф татар авылларыннан килгән укучылар да ана телен белми.

Ә җыр-биюгә сәләтле балалар күп, аларны бары вакытында күрә белергә генә кирәк.

Жюри әгъзаларына өч сәгатьтән артык барган иҗади ярышның җиңүчеләрен билгеләү һәм  призлы урынны алучыларны ачыклау җиңел булмады. Чөнки “Сембер карлыгачлары” бәйгесендә өлкәнең 18 районыннан 171 бала чыгыш ясады.

Гомумән, бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә бала да бүләксез китмәде, аларга  дипломнар белән бергә  бүләкләр  дә тапшырылды.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*