tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2192)

Рубрика: Милли тормыш

Шыгырдан авылында Мидхәт Шакировның рәсем күргәзмәсе ачылды.

Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туып үскән, Озын Куак авылында яшәүче, Батыр авылы сәнгать мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләүче, танылган рәссам Мидхәт Галимҗан улы Шакировның рәсем күргәзмәсе Шыгырдан авылының мәдәниият үзәгендә ачылды. Рәссам рәсем күргәзмәсе ачылу уңаеннан Чуашстан мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан татарларының милли-мәдәния мөхтәрияте исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Дәвам »

“Шатлык” ансамблендә шатлык

Әлеге бәйрәмдә Мәскәүдән, Татарстаннан мәртәбәле кунаклар катнашты. Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм "Мишәр" фольклор-эстрада ансамбле исеменнән "Шатлык" ансамблен Фәрит Гыйбатдинов та котлады.

Дәвам »

Алина Шәрифҗанова “Төрквидение 2013” бәйгесенең финалына чыкты

Бәйгегә төрле илләрдән, шул исәптән Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Россия Федерациясе, Төркиядән 24 башкаручы килде. Татарстаннан бәйгегә Үпкәләмим язмышыма" җыры белән Алинә Шәрифҗанова катнашты.

Дәвам »

Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

16 декабрьдә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль  хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар “Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы” дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...

Дәвам »

Татарстанда Алтай краеның вәкиле булачак

Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез  Әнвәр Әминов. Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.

Дәвам »