tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рим Хәсәнов – Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе
Рим Хәсәнов – Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе

Рим Хәсәнов – Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе

Күренекле композитор, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар һәм башкорт халыкларының берничә буыны аның җырларын тыңлап һәм җырлап үскән Рим Хәсәновны Уфа шәһәре хакимиятендә хөрмәтләделәр.

Шәһәр мэры Ирек Ялалов композиторның соңгы сигез елда әлеге исемгә лаек булган икенче шәхес икәнлеген билгеләп үтте. Моннан ике ел элек ул якташыбыз, дирижёр, скрипкачы, педагог, “Мәскәү виртуозлары” оркестры җитәкчесе Владимир Спиваковка бирелгән булган.

Мэр Рим Хәсәновның Уфа шәһәрен данлап дистәгә якын җыр язган композитор булуын билгеләп үтте. Аның заманында телләрдән төшмәгән “Уфа юкәләре” җыры гына да ни тора! Әлеге тантаналы чарада бу мактаулы исемгә күптән лаек мәшһүр композитор башкала турында яңа гына табадан төшкән иҗат җимешен башкарды. Бу котлауларга без дә кушылабыз, Рим Мәхмүтович!

kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*