tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр (страница 130)

Рубрика: Шәхесләр

Мәскәүдә Флора Вафинаның өр-яңа концерты үтәчәк

20 апрельдә Мәскәүнең журналист йортында автор-башкаручы Флора Вафинаның концерты үтәчәк. Ул “Яратып һәм яратылып яшәгез” дип атала. Концерт программасына Флораның иң матур лирик әсәрләре кертелгән: эстрада мәхәббәт лирикасы һәм шәһәр романслары. Концертка чакырып язылган игъланда: «Флора Вафина җырлары сезгә оптимизм белән тукланырга, бернигә карамастан тормышның якты ягыннан атларга, бәхет, уңышны юлдан итеп алырга, үз үзеңә ышанырга, хатын-кыз күңеденең серләрен ярдәм итәчәк”, ...

Дәвам »

Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән

Казахстанда яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Тәүфик Кәримов проза.ру сайты редколлегиясе тарафыннан "2014 ел язучысы" һәм "2014 ел мирасы" әдәби премияләрен алуга кандидат итеп күрсәтелгән.

Дәвам »

Тәлгать Таҗетдин “Дөнья” студиясенә килде

Россия мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Баш Мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында ачылган "Дөнья" видестудиясенә килеп, яңа җиһазланган мәгълүмат һәм интернет ТВ үзәгенә фатиха бирде.

Дәвам »

Кырык татар авылы әбисе

25 мартта Литвадагы Кырык Татар авылында гомер итүче Айшә Александровна Ясинскаяга 95 яшь тулды дип хәбәр итә шушы авылда чыгучы “Татарские вести” газетасы. Айшә апа котларга килүчеләрне өендә каршы алды. Чәчәк бәйләмнәре, якыннары һәм туганнары белән бергәләп үткәргән бәйрәм бик җылы төстә үтте. Айшә апа улының гаиләсе белән яши. Алар әниләрен һәр яклап кайгыртып тора.

Дәвам »

“Без – Туфанлы буын!”

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла.

Дәвам »

Мирас сакчысы хөрмәтенә

26 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенның конференц-залында “Замандаш” клубының чираттагы утырышы үткәрелә. Утырыш Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 75 еллыгына багышлана.

Дәвам »

Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы

Татар дөньясы бүген зур игътибар белән Кырымдагы хәлләрне күзәтә. Анда бит безгә якын булган тугандаш кырым татар халкы яши.

Дәвам »