tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр (страница 131)

Рубрика: Шәхесләр

Актүбәдә җәлилче Гайнан Кормашка багышланган китап чыкты

Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге "Шатлык" татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде.

Дәвам »

Нәҗип Җиһанов музее Арчага бара

28 ноябрьдә композитор Нәҗип Җиһановның Казандагы музее Арчаның балалар музыка мәктәбендә күчмә чара үткәрә. Әлеге очрашу – “Музыка дөньясына безнең белән” циклыннан. Балалар композитор турында видеофильм караячаклар, аларга музей хакында сөйләячәкләр. Белешмә өчен: Нәҗип Җиһанов – татар совет композиторы. “Муса Җәлил”, “Алтынчәч” опералары белән аеруча танылу алган иҗади шәхес.

Дәвам »

Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем

27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.

Дәвам »

Әзһәр Шакиров китабын укучыларга тәкъдим итә

28 ноябрьдә 18 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу һәм артистның “Язмыш” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Керү ирекле. 2007 елда нәшер ителгән “Язмыш” китабы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе – Шамил Закиров. Китапта Әзһәр Шакировның гаиләсе, иҗат башлангычы, ...

Дәвам »

Камал театрында Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үтте

26 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында данлыклы "щепкинчы"ларның берсе - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулованың бик матур юбилей кичәсе үтте.

Дәвам »

Южно-Сахалинскта үткән самбо бәйрәменә легендар Рәис Рәхмәтуллин килде

Южно-Сахалинскта Россиядә самбо кабул ителүнең 75 еллыгына багышлап  бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә танылган самбочы, күп мәртәбәләр Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулаган милләттәшебез Рәис Рәхмәтуллин да хөрмәтле кунак буларак чакырылган иде. Тантаналы чарада Сахалин өлкәсенең самбо көрәше федерациясе вәкилләре һәм милли, шул исәптән татар иҗади коллективлар катнаштылар. Бераз алда, 16 ноябрьдә легендар спортчы туып үскән Түбән Новгородта Рәис Рәхмәтуллинны профессиональ спорттан ...

Дәвам »

ХУШ, РАУФ АБЫЙ…

Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – журналист, Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасын озак еллар җитәкләргән мөхтәрәм шәхес Рауф Абдулла улы Абдуллинны соңгы юлга озатты.

Дәвам »