tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә ханбикә – Пензаның зур концертлар залында
Сөембикә ханбикә – Пензаның зур концертлар залында

Сөембикә ханбикә – Пензаның зур концертлар залында

Әйе, Пенза шәһәре өчен,тарихи вакыйга: 16 гасыр урталарында Мәскәү көнәзе Явыз Иванга әсир булып киткән Казан ханбикәсенең образы, Пензаның яңа гына төзелгән Зур концертлар залында! Ханбикә киемендә Пензаның Губернатор копелласының солисткасы Гөлсинә Рафикова сәхнәгә чыкты. Моның турында концерт программасын алып баручы да әйтеп узды.

IMG_4978 (копи 26 июньдә Гөлсинә үзенең сәхнәгә җырчы булып чыгуына 10 ел тулуына багышлаган концертын уздырды,” Весь мир в моем сердце” дип исемләнгән концерты симфония оркестры аккомпонементында алып барылды. Аның җитәкчесе Владимир Каширский.

Концертта немец, италиан, неопалитан, урыс һәм татар телләрендә җырлар яңгырады. Үз телебездә иң беренче булып “Киек казлар китә”, (сүзләре М.Ногман, Р.Яхин музыкасы) җырын башкарды.

Сөембикә киемендә Гөлсинә “Кыр казлары оча…” җырын башкарганда сәхнәгә чыкты. Ханбикә киеме Гөлсинә өчен махсус әзерләнмәде. Аны Гөлсинә Пензаның татар милли мөхтәрияте бинасында чакта күреп алды һәм киемне киеп карагач, шул “формада” чыгыш ясарга аңа уй килде. Ә татар мөхтәрияте, хан киемнәрен Татарстан республикасының мәдәният министырлыгыннан алган грант акчасына тектерде. Киләчәктә, өч комплект ханнар киемнәрен Пензаның өч музеена тапшырырлар. Югарыда әйткәнемчә концертта төрле җанрлардагы һәм телләрдәге җырлар яңгырады. татар халык җыры “Ай, былбылым”, урысча җырлардан “Песенка о хорошем настроении”, Песня Эдварда Грига “Весь мир в ее сердце”, урыс халык җыры “Ой, цветет калина” һ.б.

Гөлсинәнең күптәнге дусты, копелладагы коллегасы Иркен Мустафин да концертта катнашты. Ул башкарган җырлардан романс “Я вас не тороплю”, операдан “серенада Дон Жуана”ариясы һәм башка җырларны башкарды. Алар икәүләп тә җырладылар. Мәсәлән, дуэт белән “Вечная любовь” җырын башкардылар.

Концертка бик- күп Гөлсинәнең иҗатына табынучылары, дуслары, әти-әнисе,улы Альберт, ире Таһир, якын кардәшләре, Кузнецк районындагы Татар Пенделкасы авылыннан якташлары килгән иде. Шуңа күрә концерт дәвамында сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре менгезү тукталмады. Алар арасында уңышлар теләргә сәхнәгә Пенза шәһәре депутаты Җиһанша Туктаров, татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акжигитов һәм башкалар менде. “Алтын куллар” кооперативы хуҗасы Фирдәүс Тумеркина Г. Рафековага багышлагын шигырен укыды һәм үзе пешергән чәк-чәкне бүләк итте.

Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын яшәгән татар халкына бу вакыйга зур бүләк булды. Гөлсинә Рафикованың һәм Иркен Мустафинның губернатор копелласында җырлаулары, Пенза хөкүмәте тарафыннан татар мәдәниятенә, халкына карата күрсәтелгән гаделлек, дип күрәбез. Киләчәктә дә шулай булсын иде.

К. Акъегет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*