tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җаектагы Тукай музеена рәсми статус бирелергә мөмкин
Җаектагы Тукай музеена рәсми статус бирелергә мөмкин

Җаектагы Тукай музеена рәсми статус бирелергә мөмкин

Җаектагы Көнбатыш Казахстан өлкәсе татар мәдәни үзәгенең идарәсе 12 июньдә үткәргән җыелышында бердәнбер мәсьәлә каралды. Ул да булса, татар үзәге каршында яшләүче Тукай музее язмышы.

Күп еллар чын музей булып эшләп килсә дә, аның бернинди дә рәсми статусы юк. Алай гына да түгел, ул юридик зат булып та теркәлмәгән, аның хуҗасы да билгеле түгел.

Утырышта катнашкан Җаекта Тукай музеен булдыруда зур көч куйган профессор Разак Әбүзәров, Татарстанның Казахстандагы вәкиле Айрат Хәсәнов, татар мәдәни үзәгенең әле күптән түгел генә сайланган яңа рәисе Әлфия Лежнина һәм идарә әгъзалары катнашты.

9 ел татар мәдәни үзәк рәисе булып эшләгән Ришат Хәйруллин Тукай музеен бүгенге зәлгә китерү, аның чыгымнарын каплап тору эшләрен  үз өстенә алган иде. Ул бу вазыйфадан китү белән музейны финанслау мәсьәләсе тәмам катгыйланды.

Җыелышта идарә Тукай музеен республика, өлкә яки шәһәр милке итеп рәсмиләштерү кирәклеге турында карар кабул итте. Күчеш чорында чыгымнарны «Торгово-промышленная компания Орал» исемле ширкать җитәкчесе Валерий Крылов үзе капларга ризалык бирде. 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*