Halal Guide мобил әсбабының популярлыгы көннән көн арта.
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Без–булдырабыз
Ярославль шәһәрендәге татар хатын-кызлары берләшә башлады. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган мастер-класста Ярославль шәһәреннән Асия ханым Рахматуллина да катнашкан иде. Казаннан кайткач ул “Нур” татар оешмасында киңәшмә уздырып кайбер фикерләре белән уртаклашкач, оешма җитәкчесе Ясәви Хазипов татар хатын-кызлары оешмасын уздыру теләген хуплап чыга. ”Нур”ның кайбер әгъзалары тарафыннан хатын-кызлар клубы оештырырга теләү күптән яшәп килә иде, башлап җибәрегез, катнашучыларны билгеләгез”, ...
Дәвам »
Казанда “БикаФест” фестивале үтәчәк
Ел саен бу чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Сәләт” Татарстан яшьләр җәмгыяти фонды, “Казанский завод синтетического каучука” ААҖ тарафыннан оештырыла.
Дәвам »
Бюро утырышы узды.
Анда Бюро әгъзалары Алмаз Назиров, Эдуард Ганиев, Разил Вәлиев, Ринат Вәлиуллин, Рамис Сафин, Фәхретдин Канюкаев, Фәрит Уразаев, Дамир Исхаков катнашты.
Дәвам »
Конгресста кунак бар
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төркия Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты.
Дәвам »
Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да
Мин элегрәк тә, Самарада беренче татар кафесы ачучы буларак, милләттәшләребез белән гел аралашып, милли-мәдәни оешмаларыбыз тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, даими ярдәм итеп тора идем. Ә менә быел җәен Казанда Бөтендөнья хатын-кызлар форумына барып кайтканнан соң, өлкә күләмендә “Ак калфак” оешмасын оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә алынгач, җәмәгать эшләрендәге активлыгым бермә-бер арта төште. Без башта күрше Ульян өлкәсендә инде 10 елдан ...
Дәвам »
Төмәндә татар журналистлары берләште
Төмән өлкәсендәге татарча мәгълүмат чаралары вәкилләре милли проблемнарны киңрәк яктырту, бер-берсенә терәк булу өчен яңа оешма төзеде.
Дәвам »
Бакуда – татар теле курслары
Уку башы - 12 октябрьдә.
Дәвам »
Иман нуры иңсен күңелләргә
“Иске Әлмәт” мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Корбан бәйрәме уңаеннан “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән чара булып узды.
Дәвам »
Игелекле эшләр
Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оешып эшли башлауга әле бер ел да юк. Моңа да карамастан күрсәтерлек эшләре шактый. Люция Вафина җитәкчелегендәге бу оешма халкыбызның мәшһүр җырчысы Фәридә апа Кудашевага каберендә һәйкәл ачуда башлап йөрде дисәк дә ярый. Республика районнарында төрле кызыклы чаралар уздырып, хатын-кызларны гына түгел, милләтебезне берләштереп, мәдәниятыбызны, гореф–гадәтләребезне саклап калырга тырышалар. Әйтик көз айларында гына ...
Дәвам »