Бу бәйге Кушнаренко районында 4 нче тапкыр үткәрелде. Чарада катнашучыларга "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Башкортостан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Люция Вафина истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырды.
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Нижгардагы «Ак калфак» – I Халыкара “Җәлил укулары»нда катнашты
Хәзерге вакытта «Җәлил укулары»на районара «Ак калфак» активистлары, Дзержинск шәhәрендә «Ак калфак» хатын-кызлары, «Ихсан» якшәмбе мәктәбе укучылары hәм РНКАТНО каршындагы яшь активистлар арасында да әзерлек бара.
Дәвам »
ВИДЕО: Австралиядә балалар Сабан туе узды
Австралиядә яшәүче милләттәшләребез татар мәктәбендә 2018 нче елның уку елын тәмамлау уңаеннан балалар өчен Сабан туе оештырды. Бәйрәмдә балалар да, әти-әниләр дә актив катнашты. Шулай ук бәйрәм мәйданында ук чәй табыны да оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, киләсе елга яңа көчләр туплап, шатланып өйләренә таралышты, дип хәбәр итә Австралиядә яшәүче милләттәшебез.
Дәвам »
Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды
Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов лидер булды.
Дәвам »
Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора. Россия Конституциясенең дәүләтләр конституциячел корылышы өлкәсендә бөтен дөньяда тупланган уңай тәҗрибәне файдаланып эшләнүе, үткән гасыр ахырындагы шактый шау-шулы иҗтимагый хәлләрне җайга салуда аерым роль уйнавы, ...
Дәвам »
Мәскәүдә киләчәкне күрсәттеләр
Федерация Советы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте.
Дәвам »
Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Тукай, Шолохов, Платонов бүләкләре лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәр иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылды
Дәвам »
Осиново бистәсендә “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе узды
Татар халкының борынгыдан калган гореф – гадәтләрен, акыллы гыйбәрәләрен бу чарада дәү әниләребез бик матур итеп күрсәттеләр.
Дәвам »
ВИДЕО: Конгресс кунагы Садри Максудиның оныгы Генюль Пултар
Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Садри Максудиның оныгы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе, профессор Генюль Пултар булып китте.
Дәвам »
ВИДЕО: Анталья һәм Бишкекта яшәүче татарлар онлайн очрашты
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар «Туган тел» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның максаты дөньяга сибелгән татарларны татарча онлайн аралаштырып, очраштырып тору. Әлеге очрашулар һәр шимбәдә 11 сәгатьтә үтә. Узган шимбәдә проектта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле катнашты. Ансамбль чыгышын Төркиянең Анталья һәм Кыргызстанның Бишкәк каласында яшәүче татарлар күрә алды.
Дәвам »