Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта узды. Диктантны 22 чит ил һәм Россиянең 47 субъекты язды.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
ВИДЕО: Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә татарча диктантны 16 мәйданчыкта яздылар
Мәскәүдә: Татар мәдәни үзәге, Мәскәү Дәүләт университеты, Ленин исемендәге китапханә, «Дом на Патриарших» мәдәни үзәге, Мәскәү дәүләт педагогия университеты, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы санлы мәктәп, «Рисаләт» оешмасы биналарында. Мәскәү өлкәсендә: Подольск, Старая Купавна, Зарайск, Химки, Ногинск, Солнечногорск, Орехово-Зуево, Пушкино и Щелково шәһәрләрендә.
Дәвам »
Үз телемдә укып-язсам гына туган җирем мине аңлар
Быел "Татарча диктант"та Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча 2800 кеше катнашты.
Дәвам »
ВИДЕО: Ростов татарлары татарча диктантта гаиләләре белән дә катнашкан
Самарның татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнашты
Быел чит илләр һәм төбәкләр өчен күренекле язучы, драматург Газиз Мөхәммәтшиннең “Саумысыз, аккошлар!” әсәреннән өзек тәкъдим ителде.
Дәвам »
Алабуга районы “Татарча диктант”ка 1500 кешене җыйды
Һәрбер мәйданчыкның оештыручылары бу эшкә җаваплы караган.
Дәвам »
Омскида “Татарча диктант”ны Дуслык йортында һәм шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар
Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Ак калфак" хатын-кызлары исә диктантны алдан ук, 17 октябрь көнне язды.
Дәвам »
Башкортстанның Кырмыскалы районында диктант 4 мәйданчыкта узды
Акциядә барлыгы 100гә якын кеше катнашкан.
Дәвам »
Искешәһәрдә “Татарча диктант”ны 34 кеше язган
Иң олы яшьтәге диктант язучы Ихсан Танатар (74 яшь). Иң яше исә - оныгы Судем Йылмаз (7 яшь).
Дәвам »
Ханты-Мансий автономияле округына кергән шәһәрләрдә дә татарлар үз белемнәрен тикшереп карады
Сургут, Когалым, Нягань, Нижневартовск (Түбән Варта), Советск, Урай, Югорск шәһәрләрендә яшәүче йөздән артык милләттәшебез акциягә кушылды.
Дәвам »