tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумы пресс-релизы
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумы пресс-релизы

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумы пресс-релизы

2019 елның 17-20 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 63 регионыннан һәм 29 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Яшел Үзән шәһәрендәге POZIS сәнәгать предприятиясенә, Лаеш районындагы «Рамай» фермер хуҗалыгына, Казандагы “Химград” технополисына һәм махсус икътисадый зона Иннополиска бару планлаштырылган. 18 декабрь көнне «Корстон-Казан» комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган: алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбленең “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик спектаклен һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә караячак.

19 декабрь көнне форумга килгән эшмәкәрләр өчен Алтын Урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы уңаеннан ТР Фәннәр Академиясендә В.В.Трепавловның (“Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү”) лекциясен тыңлау һәм “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада катнашу мөмкинлеге булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*