tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең җыр”ны тыңларга кил!
“Безнең җыр”ны тыңларга кил!

“Безнең җыр”ны тыңларга кил!

Җәй көне “Калеб” яңа буын берләшмәсе “Безнең җыр” дип аталган проект башлап җибәргән иде. Әлеге чараның максаты: татар классик җырлар фондын баету.

Әлегә кадәр иҗат лабораториясенең ике этабы узды һәр этабында катнашучылар (шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар) төркемнәргә бүленеп, үзләренең җырын тәкъдим итте.

Проектның дәвамы 18 декабрьдә, 19.00дә Кариев театры бинасында (Петербург урамы, 55б) булачак. Ул көнне әзер 32 җыр арасында финалга чыгачак һәм концертта тәкъдим ителәчәк 20 җыр сайлап алыначак. Финалга чыгачак җырларны жюри әгъзаларыннан  тыш, тамашачы да билгели ала. Тавыш бирү tatar-inform.tatar сайтында барачак.

Җырларны тыңлап бәя бирүче экспертлар арасында Венера Гәрәева, Сәгыйть Хәбибуллин, Әлфия Җаппарова, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Данияр Соколов, Ризәлә Исмәгыйлева, Айдар Сәлахов, Гөлназ Гыйлемҗанова кебек танылган шәхесләр булачак.

«Безнең җыр» музыкаль проектының ярымфинал концертында Илһам Шакировның рояле сәхнәгә чыгарылачак. Ә проектның финал концерты ТАССРның 100 еллыгына нисбәтле рәвештә 2020 елга планлаштырыла.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*