Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәрләре белән очрашты. Эшлекле очрашуда сүз 2018 елда чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен җәйге лагерь оештыру турында барды.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Казанга Мөнир Ерзинның яңа китабы килеп иреште
Күптән түгел Казанга тарихчы Мөнир Ерзинның "Тарих эзләре буенча" ("По следам памяти") дип исемләнгән яңа китабы килеп иреште.
Дәвам »
Киләсе ел Кукмарада – Айтматов елы
Киләсе 2018 ел районыбызда күренекле кыргыз язучысы,тамырлары белән Кукмарага тоташкан Чыңгыз Айтматов елы булып игълан ителде, еллыкның программасы төзелде.Анда күптөрле чаралар белән бергә Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган. 23 декабрьдә районда узачак чараларга Әтнә татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектакле белән старт бирелде.. Мәдәният йорты фойесында, язучының, китапханәче Наилә Шакирова тарафыннан куелган китап ...
Дәвам »
Казанда беренче татарча фәнни слэм узды
Казанда узган Jadidfest фестивале кысаларында “Әбүгалисина” дип аталган беренче татарча фәнни слэм узды
Дәвам »
Татарлар Ерак Шәрыкны ташламый (РФ Президенты В.В.Путинның татар корылтае делегатлары белән очрашуын искә алып)
Бөтендөнья татар конгрессының III съезды делегаты Ира Лозовик JuniorSkills буенча Хабаровски крае чемпионнарын тәрбияләгән
Дәвам »
2017 ЕЛ ЮГАЛТУЛАРЫ: АРАБЫЗДАН КИТКӘН ТАТАР ШӘХЕСЛӘРЕ
Әлфия Авзалова — легендар җырчы, сирәк очрый торган матур тембрга ия, аның иҗатын төрле буын тыңлаучылары ярата
Дәвам »
Мәскәү татар мохтариаты Яңа ел алдыннан
Мәскәү шәһәре татарларының иҗтимагый оешмасы - төбәк милли-мәдәни автономиясе җыелышында яңа сайланган Совет үзенең беренче утырышын үткәрде.
Дәвам »
Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде
Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.
Дәвам »
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Дәвам »
“Агыйдель”дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда хисап тотты
Татарстанның көнчыгыш чигендә урнашкан абруйлы мәдәният учагы Казан тамашачылары алдында уңышлы чыгыш ясады.
Дәвам »