tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды
Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды

Свердловск өлкәсендә үзешчән татар театр коллективлары җыелды

7 апрельдә Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә V Ачык округ үзешчән татар театр иҗаты фестивале узды, дип хәбәр итә «Урал татарлары» сайты.

Фестиваль татар драма әсәрләрен популярлаштыру һәм пропагандалау, үзешчән артистларның башкару осталыгын арттыру максатыннан инде бишенче тапкыр үткәрелә. Чарада Свердловск өлкәсеннән 10 үзешчән татар театр коллективы катнашкан.

Әлеге чараны уздыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәткән. Фестивальдә катнашкан коллективларга тапшыру өчен китаплар әзерләнгән. Шулай ук чараны оештыручыларга Даими вәкиллекнең Мактау грамоталары тапшырылган.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*