tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3063)

Рубрика: Яңалыклар

Төркиядә Тукай һәм Зәйтүнә турындагы әсәр тәрҗемә ителде

"Мәңгелек мәхәббәт" әсәрен төрекчәгә тәрҗемә иткән профессор Чулпан Зарипова-Четин бу китап Тукаебыз рухына фатиха булып ирешсен, дип язган.

Дәвам »

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы милли тормышка нинди яңалык алып килде?

Иң зур җыен  2016 елның 4-7 август көннәре татар халкы тарихына яшьләр хәрәкәтенең яңа һәм кызыклы сәхифәсе булып кереп калачак. Бу көннәрдә дөньяның 30 иленнән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән Казанга җыелган 900 егет һәм кыз үзләрен милләтебезнең өметле буыны итеп хис итеп, киләчәк турында киңәште. Быелгы җыен татар яшьләренең 2004 елдан башлап үткәрелгән башка форумнарыннан бермә-бер аерыла. Делегатларның саны да, ...

Дәвам »

Яңа кәгазь акчада Казан Кремле сурәте өчен тавыш бирик!

Тиздән: 2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр Россия Федерациясенең яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен төгәлләүче тавыш бирү үтәчәк.

Дәвам »

“Татар бизәгенең матурлыгы”

30 август көнне Татарстандагы район үзәге Аксубайның үзәк мәйданында җирле "Ак калфак" оешмасы "Татар бизәгенең матурлыгы" дигән күргәзмә һәм "Татарстан мин сине яратам" мастер-классы үткәрде.

Дәвам »

Белем бәйрәме белән

Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – Белем  бәйрәме белән котлыйм.  Беренче  сентябрь ул – һәрберебезнең көтеп алган олы тормышка  аяк басу көне дә. Тормышыгыз гел уңыштан, бәрәкәттән, бәхеттән торсын. Белем эстәүчеләргә тырышып укырга, туган телебезнең  серле йомгагын тулысынча ачарга,  ә остазларга белем иленең кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле дөнья икәнен шәкертләренә ирештерергә язсын. Алган ...

Дәвам »