tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3090)

Рубрика: Яңалыклар

Татарстанда Алтай краеның вәкиле булачак

Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез  Әнвәр Әминов. Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.

Дәвам »

Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган

Динә Гарипова күпләргә “Нотр-Дам де Пари” мюзиклындагы Квазимодо буларак таныш Канада артисты һәм җырчысы Гару (Garou) белән берлектә җыр яздырып кайтты. Җырчы үзе белдергәнчә, Гаруның вәкилләре аны үзләре эзләп тапканнар һәм дуэт башкарырга тәкъдим иткәннәр. Декабрьдә бу тәкъдимне кабул  иткән Динә Парижга барып җырны яздырып та кайтты. Җыр француз телендә яңгырый, урыс телендә дә бер җөмлә бар икән. Исеме – “Җилгә ...

Дәвам »

Татарстанда – каз өмәләре гөрли

Салкыннар ныклап урнашкач, бар тирә-як ап-пакъ карга төренгәч, татар авылларында Каз өмәләре башланып китә. Татарстанның Алексеевски районының  Зур Тигәнәле авылында 11 каз өмәсе гөрләп үткән инде.  Бу турыда муниципаль берәмлекнең рәсми сайтыннан алынган мәгълүмат. Казлар – авыл тормышының шигърияте. Язын бала-чага болында каз бәбкәсе саклый. Җәй барыбызның да хәтеренә инеш тулы ап-ак каз көтүләре һәм кичен өенә кайтучы кош чылбырлары ...

Дәвам »

Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары тупас бозылуы хакында мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

Дәвам »