Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тыңлап кара
Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тыңлап кара

Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тыңлап кара

Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышында фашислар кулында тоткында булганда язган «Моабит дәфтәрләре»н хәзер аудиокитап буларак тыңлап була.

Танылган шагырьнең  Моабит төрмәсендә язылган әлеге ике дәфтәрендә 93 шигырь бар. Шигырьләр татар телендә, беренче блокнотта гарәп икенче блокнотта латыйн графикасы белән язылган. Дәфтәрләр Казанда саклана тик халыкка аларны елына бер генә мәртәбә  — шагыйрьнең туган көнендә күрсәтәләр.

Оригинал әсәрне нөсхәне уку мөмкинлеге булмаса да, әсәрне укырга теләүчеләр өчен шигырьләрне интернеттан табып уку яки  аудиокитап рәвешендә тыңлау мөмкинлеге бар. Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә әлеге китап та бар.

Ссылка буенча узып аудиокитапны онлайн тыңла!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*