tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында Бөекбританиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев катнашты.

Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500 дән артык татар яши. Алар барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкын вәкилләре, бирегә Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Балтыйк буе илләреннән килгән. Аларның күбесе Англиядә гомер итә.

2017 елда “Заман ” татар-башкорт берләшмәсенең яшьләр канаты оештырылды. Әлеге берләшмәнең максаты – татар һәм башкортларның милли үзенчәлеген саклап калу, шулай ук инглиз гражданнарын ике халыкның тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру. Хәзерге вакытта “Заман”да төрле чаралар, очрашулар һәм белем бирү курсларын оештыруда катнаша торган 40ка якын активист исәпләнә.

«Заман» оешмасы координаторы Диана Яхина бүгенге көндә оешма тарафыннан 20дән артык чара: милли бәйрәмнәр, иҗади кичәләр үткәрелүен хәбәр итте. Быел Бөекбритания беренче тапкыр «Татарча диктант» халыкара акциясендә катнашты.

Татар телен саклау темасына аерым игътибар бирелә. Лондонның үзәк мәчетендә татар теле курслары эшли. Дәресләрне Лондон университеты укытучысы, язучы Рөстәм Сүлтиев алып бара. Киләчәктә берләшмә тарафыннан башкорт теле буенча мастер-класс үткәрү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов “Заман” татар-башкорт берләшмәсенең актив позициясен югары бәяләде, ул татар халкының мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауда гына түгел, ә үстерү юнәлешендә дә зур эш алып баруын әйткән, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Бөекбританиядә татарлар чагыштырмача аз, шуңа күрә бер-берсе белән элемтәдә торырга, уртак очрашулар оештырырга кирәк. Бу эшне оештыру өчен Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдән актив файдаланырга тәкъдим итте.

«Татарстанда бүген 30 проценттан артык татар яши. Калганнары бөтен Россия, шулай ук чит илләрдә гомер итә. Әгәр без үзебезнең милли традицияләрне һәм телебезне саклап калырга телибез икән, аралашырга, моның өчен төрле формалар табарга кирәк. “Заман” берләшмәсенең бу изге эшкә керткән өлеше бик зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм рәхмәт белдерәбез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре кунаклар өчен берничә иҗади номер башкарды. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында “Заман ” берләшмәсе әгъзаларын татар милли традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калуы һәм үстерүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*