tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама “Ак калфак” бүлеген җитәкләүгә эшмәкәр ханым алынды
Түбән Кама “Ак калфак” бүлеген җитәкләүгә эшмәкәр ханым алынды

Түбән Кама “Ак калфак” бүлеген җитәкләүгә эшмәкәр ханым алынды

Түбән Кама – сәнәгать каласы. Гаилә кыйммәтләре тәрбияләү шәхәребезнең “Ак калфак” оешмасында беренче көннән үк төп максат итеп куелды. Татар конрессы карамагында булганга, эш юнәлешләре уртага салып карала.

Бишек җырларыннан башланып киткән “Яшь әниләр клубы” бик популяр. Исем кушу, бәби коендыру йолаларын искә төшерәләр, ә медицина һәм педагогика көллиятләре кызлары үзләре театральләштерелгән күренешләр әзерләп киләләр.

Киңәйтелгән утырышка Түбән Кама муниципаль башлыгы урынбасары Долотказина Эльвира Рәвгат кызын, Башкарма комитетның иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәргать Шафигулла улын да чакырдылар. Эльвира ханым менә җиде ел инде “Женщины Нижнекамска” дигән оешма белән дә җитәкчелек итә, тәҗрибәсе зур булганга, аның киңәшләре бик урынлы: “Сез башлаган проектларыгызны дәвам итегез. Дөрес, нәтиҗәсе берничә елдан гына күренер әле. “Авыл хуҗабикәсе” проекты белән алты елдан соң гына РФсе грантын алуга ирештек. Чаралар оештыруда чыгымнар күп, шуңа да, грант алу бик урынлы,”- дигән теләкләрен җиткереп бердәм эшләргә чакырды.

Таләпләр үсә, оештыру мәсьәләләре артып торачак. Шуны истә тотып, җыелышта Бигашева Зөлфирә Әхат кызы дүрт ел буе алып барган вазыйфаларны Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызына тапшырды. Татар конгрессы бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасы Ганиев Р.М. Зөлфирә ханымга зур рәхмәт җиткерде, чөнки ул табибә булып эшләү өстенә, берничә җәмәгать эше алып бара. Яңа җитәкче оешма эшчәнлегенә быел гына кереп китсә дә, чаралар үткәрүдә матди яктан өлеш кертергә өлгерде инде. Икътисадчы дипломына ия булган Гөлсинә ханым уңышлы эшмәкәр, үрнәк хуҗабикә, гаиләсе түгәрәк, татар гаиләсендә ике бала үстерәләр. Машина йөртүе дә җитәкчелек эшендә һич артык булмас. Рәсми якларны хәл итәргә кулай булыр дип, шул ук җыелышта әгъзалар рәтенә хокук белгечен дә тәкъдим итте.

Җыелыштан соң тиз генә таралмадылар әле. “Ак калфак”лылар аерым калып сораштыру анкеталарын тутырдылар һәм якын киләчәктә Кама Аланы бистәсендә дә бүлекчә ачарга килештеләр. Бу эшне оештыру Гөлүсә ханым Хабибрахмановага йөкләнде. Активлыгын шунда ук күрсәтте ул, “Ак калфак” ханымнарын җыр ансамбле ачып җибәрергә чакырды. Беренче дәрескә якшәмбе көнне үк җыелачаклар.

Әлфия Хафизова, Түбән Кама

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*