tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3079)

Рубрика: Яңалыклар

“Энже бөртекләре” җиңүчеләре

Республика күләмендә балалар өчен бәйгеләр әледән – әле  булып тора. Могаллим.ру сайты җитәкчелеге дә  7 яшьтән 18 яшькә кадәрлеләр өчен “Энҗе бөртекләре” исеме астында бисер белән эшләү бәйгесе уздырды. Бәйгедә балалар гына түгел, әти әниләр дә җан атып катнашты. Бүген исә, җиңүчеләребез бүләк алырга дип килделәр. ТР Буа районы Аксу мәктәбе укучылары Хәсәнова Чулпан Радик кызы һәм Хәсәнова Гөлнур Рамил ...

Дәвам »

Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән

Узган атнада Арчаның (Татарстан) Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте. —Дүрт ел рәттән, урамыбыздагы барлык халык ...

Дәвам »

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды. Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды. Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән ...

Дәвам »

Ижау Җәмигъ мәчетенә балалар җәйге укуларга җыелды

Дин нигезләрен өйрәнүче милләттәшләребезнең балалары өчен дә җәйге яллар каралган. Жәмигъ мәчете каршында күп еллар балаларны җәйге укуларга җыялар. Лагерьда малайлар-кызлар белем алуларын дәвам итә, күңел ача, кул эшләре белән шөгыльләнә. Мәчет ишегалдында кызлар уйный Ижау Җәмигъ мәчете ишегалдында малайлар туп тибә, кызлар да балалар мәйданчыгында чыр-чу килеп күңел ача. Бу балаларның күбесе Ижау шәһәренең  97нче мәктәбенең  мөселман балаларыннан тупланган ...

Дәвам »

“Татар кызы-2014″тә татарча яхшы сөйләшкәннәр генә катнашачак”

Бәйге мөдире, “ТАТ Project” милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Стелла Брундукова Мәскәүдәге иң яхшы концертлар залы “Барвиха”да 29 ноябрь көнне үтәчәк чараның рус һәм татар телләрендә узачагын әйтә. Сәхнәдән ике тел дә тигез яңгыраячак дип вәгъдә итә ул. “Барвиха” сәхнәсенә дүрт алып баручы чыгачак. Брундукова сүзләренчә, икесе билгеле инде – ир-атлардан Марат Бәшәров һәм ТНТ каналындагы Comedy Club проекты аша русияләргә таныш ...

Дәвам »

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар ...

Дәвам »

Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәме узды

 ТР Премьер-министры  Илдар Халиков Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәмендә катнашты. (5 июль, 2014) Бу бәйрәм монда 2006 нчы елдан уздырыла. Россиянең барлык почмакларыннан 100дән артык фольклор коллективы бәйрәмнең кунакларын һәм катнашучыларын куандырды. Чарада Чувашстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән рәсми затлар булды. Кунакларга милли аш-сулар белән төрле ишегаллары күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. ТР ...

Дәвам »

28-нче июльдә, Фитр-Гает Рамазан ае көнне, “Арт-мәдхия” Болгарның Ак мәчет мәйданында үтәчәк

«ART-MADHIA” фестивале инде алтынчы ел Чуашстанның Урмай авылында оештырыла. “АРТ” дигәне — инглиз сүзе – ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Чуашстанда яшәүче татарларның тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне ...

Дәвам »

Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге  өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Шәһри Болгар тыюлыгы  ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кабул ителде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кылалар. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы “Җыен” вакыфы һәр елны атаклы җырчы ...

Дәвам »