tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Кириенко Татарстанны мәдәниятара диалог өчен идеаль урын дип атады
Сергей Кириенко Татарстанны мәдәниятара диалог өчен идеаль урын дип атады

Сергей Кириенко Татарстанны мәдәниятара диалог өчен идеаль урын дип атады

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бүген Казанда мәдәниятара диалог форумында катнашты. “Мәдәниятара диалог турында сөйләшү өчен Татарстан Республикасы идеаль урын”, – дип әйтте Сергей Кириенко форум ачылышында.

Әлеге форумга ЮНЕСКО оешмасының 40лап илдән 200дән артык вәкиле җыелды.
“Татарстанда мәдәниятара диалог күп гасырлардан бирле дәвам итә. Бу җирдә төрле тарихи вакыйгалар булган. Әмма ул Россиягә һәм, гомумән, дөньяга үрнәк булып, ничек итеп низагларны җиңәргә мөмкин икәнне күрсәтте. Безнең төрле милләттән, төрле дин кешеләре булуыбыз – проблема түгел, бу төрлелек – безнең көчебез. Мәдәниятара диалог дигәндә, без төрлелекләр турында түгел, ә шул төрлелекне саклау турында сөйләшергә тиеш. Халыкларның традицияләрен өйрәнгән саен без аермаларны түгел, ә уртаклыкларны күрергә тиеш. Болар – мәрхәмәтлелек, хөрмәт, ярдәмләшү кебек иң мөһим кыйммәтләр. Бәлки шуңа күрә дә сәясәтчеләр килешә алмаганда да мәдәниятчеләр һәрвакыт үзара уртак тел таба”, – дип сөйләде Сергей Кириенко.

РФ Президентының Администрациясе вәкиле: “Мәдәниятара диалог турында күп сөйләшергә була, әмма гамәлдә күрәсегез килсә, Татарстандагы тормыш белән танышыгыз”, – дип киңәш итте ЮНЕСКО вәкилләренә.

Сергей Кириенко Казан форумы кысаларында 6 сентябрьдә ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә 65 ел тулуга багышланган конференция узачагын да телгә алды. ЮНЕСКО кыйммәтләрен танытучы әлеге мәктәпләрнең саны дөньяда 11 меңгә җитә, Россиядә – 369, Татарстанда – 13. Казан форумына 27 илдән вәкилләр килеп, иң уңышлы мәгариф программаларын барларга планлаштыра.
Сергей Кириенко Татарстанның ЮНЕСКО оешмасы белән эшләүдә, халыкларның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен дөнья мирасы дәрәҗәсенә күтәрүдәге эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул бу уңайдан, ЮНЕСКОның узган ел азагына кадәр генераль директоры булган Ирина Боковага теләктәшлек өчен рәхмәтен әйтте. “Әлеге эшләргә бөтен көчен куйган Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аеруча зур рәхмәт. Ул алынган эш һәрвакыт җиренә җиткерелеп башкарыла, башкаларны җиң сызгандырып эшләтә дә белә”, – диде Сергей Кириенко.

Лилия Гаделшина.
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*