tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3085)

Рубрика: Яңалыклар

Татар Казанга ни өчен күчә?

Казанга төрле төбәкләрдән күчеп килеп, монда үз язмышларын тапкан, милли мәдәнияткә хезмә иткән Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ. Такташ, Н.Җиһанов, Х.Бигичев традицияләре әле дә дәвам итә.

Дәвам »

“Ак калфаклы” Буалылар

Буа шәһәре  “Туган якны өйрәнү” музеенда “Ак калфак”татар хатын-кызлары клубы үзенең чираттагы мәҗлесен җыйды. Дин белгече, Соц.яклау бүлеге җитәкчесе, Загс мөдире, табибә, мөгаллимә, абыстай, китапханәче, җырчы, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, шагыйрә һ.б.зыялы ханымнарны туплаган клубның эшчәнлеге бүген аеруча дустанә, бердәм, күңелле булып узды. Чәй өстәле артында бүгенге көндә татар хатын-кызының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урыны ...

Дәвам »

Журналистлар белән очрашу

Кичә, 19 нчы июнә көнне,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе,  Ринат Зиннур улы Закиров Россия Федерациясе төбәкләрендә  эшләүче татар  журналистлары белән очрашты.  Очрашуда  халкыбызның күренекле шагыйре Равил Фәйзуллин, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Мәдинә Маликова кебек язучылар да бар иде.  Алар телебезне, милләтебезне сакларга,    чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да поэзия, проза әсәрләрен җиткерүнең  төрле юлларын уйларга кирәклеге турында сөйләделәр. ...

Дәвам »

Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса

Быел көз Казанның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларны кабул итәргә әзерләнә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән сафка баса. Үзенчәлекле бакча мөдире Алсу Хафизова сүзләренә караганда, биредә балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен танышачак. Бакчага төрле милләт балалары кабул ителә һәм тәрбия эшләре башлангыч гомуми белем һәм ...

Дәвам »

Казанда УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан халкына чираттагы проектын тәкъдим итте. 17 июнь көнне Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды.

Дәвам »

Россия журналистлары Казанда тәҗрибә уртаклаша

19 июнь көнне, Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы башланды. Ул 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Форумның төп максаты – милли һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителә торган басмаларның хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу. Пленар утырышта Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләрнең федераль агентлыгы вәкилләре, Этникара журналистика гильдиясе, Росия журналистлар берлеге, матбугат ведомстволары җитәкчеләре, Россиянең ...

Дәвам »

Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”

Балык Бистәсе җирлегенең “Ак калфак” оешмасы 2014 елның 16 июнендә Яңа Арыш авылында “Халкымның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.

Дәвам »

“Иман нуры” лагере эшен тәмамлады

Бүген,  Урмай авылындагы “Тау башы” мәчетенең залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 5 яшьтән 12 яшькәчә булган кызлар һәм малайлар өчен үткәрелгән “Иман нуры” дип исемләнгән лагерьның ябылу тантанасы уздырылды. Монда 30 дан артык малайлар һәм кызлар 10 көн буена ял итте. Балаларны мөгаллимә Шайхетдинова Алсу Шайхулла кызы укытты. Аңа Дамир кызы Ридалия Хаертдинова, Илдус кызы Эльвира Ялюкова ...

Дәвам »