tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3117)

Рубрика: Яңалыклар

Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла

16 августта Казан шәһәрендә күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл  ачыла. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Вакыйга булачак урын: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 35. Тантана сәгать 11:00 да башлана.

Дәвам »

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена

Быел 15 сентябрьдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматургның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Дәвам »

ВИДЕО: “Татар рухы: тел һәм мирас” дискуссия мәйданчыгы

Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү, фикер алышу үтә.

Дәвам »

Мәгариф һәм фән министры дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди. Бу хакта ул Мөслимдә милли мәгарифкә багышланган секциянең пленар утырышында әйтте.

Дәвам »

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды: “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгы

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре татар халкы үсешенә ясардай йогынты юнәлешләре каралды.

Дәвам »