tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3115)

Рубрика: Яңалыклар

Очрашу урыны – Казан

4 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров  Арча педагогия көллияте студентлары белән очрашты. Чара барышында сүз туган тел, тарих, мәдәният турында барды. “Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр”,–дип  башлады үзенең сүзен конгресс ...

Дәвам »

Мәхәлләдән татар иленә

Чуашстанда 4-5 октябрьдә III Төбәкара авыл хуҗалыгы экономик «Шыгырдан диалогы» форумы һәм «Мәхәллә тарихыннан — ил тарихына» дип аталган X төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Чараларда белгечләр, тарихчылар, дин әһелләре катнаша. Бу көннәрдә Чуашстан Татар дөньясы үзәге булып ала. «Шыгырдан диалогы» форумының практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...

Дәвам »

Киров өлкәсендә яңа мөфти сайланды

Күп еллар дәвамында Киров өлкәсе мөфтие булып эшләгән Габделур Камалетдинов март аенда ук инде әлеге вазифадан китүе турында гариза язган иде. Ниһаять, ярты ел узганнан соң мөфтияткә яңа башлык билгеләнде. Бу турыда Киров шәһәрендә узган Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы корылтаенда фикер алыштылар. Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин яңа урынга Казан имамы, иң мәртәбәле мөселман уку йортларының берсе булып ...

Дәвам »

Кайбычта капиталь төзекләндерүдән соң Галия Кайбицкая музее ачылды

Кайбыч муниципаль районындагы (Татарстан) Галия Кайбицкая музее икенче туган көнен билгеләп үтте. 15 ел элек файдалануга тапшырылган бинада капиталь төзекләндерү бер тапкыр да ясалмаган булган. 15 ел эчендә кем генә килеп күрмәгән музейны. Ишек төбендәге баскычлары да, кунакларның адымнарын саный-саный, шактый таушалган, яңгыр-карларда тышкы диварларның төсләре дә җуела башлаган булган. Хәзер музей ерактан ук үзенә җәлеп итә, ярты гасырлык тупылларны ...

Дәвам »

Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге чәк-чәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра

Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге “Чәк-чәк – 2013” дип аталган татар милли аш-сулары осталары бәйгесендә катнашырга чакыра. Конкурска тәкъдим ителгән тәм-томнарның моңарчы булган рецептка туры килү-килмәве яки яңа рецепт буенча пешерелүе, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак. Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 11 октябрьгә кадәр Төмән шәһәрендәге Татар мәдәнияты үзгендә кабул ителә. Бу хакта үзәк активисты Римма Вәлиева хәбәр итә. Бәйгедә ...

Дәвам »

Әлмәт драма театры 69 нчы иҗат сезонын ачты

Әлмәт драма театры юбилей алды, 69 нчы сезонын ачты. Нефтьчеләр башкаласының әдәби, рухи тормышында мөһим урын алып торган әлеге вакыйга тантаналы чара белән башланып китте. Артистларны һәм тамашачыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Ул әлеге бәйрәмнең район һәм шәһәр өчен олы юбилейлар белән билгеләнгән истәлекле елда үткәрелеүен ассызыклады, сезон ачылу уңаеннан район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Совет ...

Дәвам »

Әстерхан татарларының милли ашлары

Татар халкы, төрле тарихи сәбәпләр аркасында, шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә һәм гореф – гадәтләрдә, йолаларда чагылыш таба. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф – гадәтләрнең, милли азыклар пешерүнең дә борынгы үрнәкләре сакланган. Авыл – шәһәрнең анасы, диләр.Әйе, авылларда сакланып калган йолалар, җирле сөйләшләр, милли азыклар – тормыш чынбарлыгы. Әстерхан татарларының ...

Дәвам »

Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын бәйрәм белән котлады

1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Очрашу милли мәдәни үзәктә булды.

Дәвам »