Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Укучылар арасында Кәрим Тинчурин ис. фестиваль-конкурс уздырыла
Укучылар арасында Кәрим Тинчурин ис. фестиваль-конкурс уздырыла

Укучылар арасында Кәрим Тинчурин ис. фестиваль-конкурс уздырыла

Кәрим Тинчурин ис. драма театры янәдән сәләтле балаларны барлый. Ноябрь ахырында республикада балалар конкурс-фестивале узачак. Чара бөек татар драматургы исемендәге IX Халыкара милли театр фестивале кысаларында оештырыла. Бу турыда журналистларга театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

Мәктәп укучылары арасында театраль фестиваль-конкурс Татарстанның өч шәһәрендә (Казан, Чаллы, Буада) узачак. Фәнис Наил улы фикеренчә, катнашучылар саны күп булачак. 2012 елдан алып оештырылып килүче конкурс яшь талантлар арасында популярлык яулап өлгергән.

«Беренче елны  катнашучылар җибәргән эшләр саны азрак, фестиваль-конкурсның  географиясе дә бик киң түгел иде. Сайлап алу бары тик Казанда оештырылды.  Әмма ул вакытта ук чарада 300 дән артык укучы катнашты. Аннан соң без сайлау этабын төрле зоналарда оештырырга кирәк, дигән карарга килдек. Кәрим Тинчурин  исемендәге фестиваль-конкурс игълан ителүен кайбер мәктәпләрдә ишетеп тә бетермәскә мөмкиннәр. Бер генә бала булса да, конкурс турында белеп, шигырь, җыр, яки бию әзерли башласа, конкурска бөтен класс укучылары, мәктәп әзерләнә башлый», — дип сөйләде директор.

Ул фестиваль-конкурс, — беренчедән, тәрбияви чара, икенчедән, балаларны театр сәнгатенә җәлеп итү ысулы дигән фикердә.

Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов балалар фестивален киңәйтергә кирәк дип саный.

«Узган елны бәйге Чаллыда да бик зурлап уздырылды. Анда бик күп коллективлар катнашты. Бу эшне туктытырга кирәк түгел», — дие Рашат Фәесхан улы.

Киләсе елларда фестиваль-конкурс форматын үзгәртергә мөмкин. Бу бүләкләргә дә, сайлап алу турына да кагыла. Катнашучылар белән түгәрәк өстәл, актерлык останыгы дәресе, танылган, олпат театр артистларыннан мастер-класслар оештыру мөмкинлеге каралачак.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*