tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашты
Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашты

Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашты

“Бүгенге вазгыятьтә, кызганычка каршы, балалaрыбыз татар телен өйрәнү өчен күп кенә каршылыклар тудырыла. 2018 елда Россия Федерациясе мәгарифе законына үзгәрешләр кертелде. Бер уку елы ул законга нигезләнеп үтте. Без татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләсе буенча сезнең белән киңәшләшергә булдык”,- дип мөрәҗәгать итте министр кунакларга.

“Татар теленең кулланылышы сизелеп кими. БДИ, тикшерү эшләрен дәүләт телендә тапшыру авырлыклары, күп кенә татар әти-әниләренең белем алу теле hәм туган тел буларак рус телен сайлау очаклары бар”, – дип белдерде Борhанов.

Министр Мәскәүдә РФ Мәгариф министрлыгында телләр мәсьәләсе буенча сөйләшү алып барганда Казан гимназиясе укучысы Рамил Баhавиевның БДИда белеменең сыйфатын исбат итүенең яхшы терәк булганын хәбәр итте. Министр фикеренчә, 11 ел дәвамында белемне бары татар телендә алган егеткә 400 балл җыю да авыр булмас иде.

Очрашуда халык шагыйрьләре Ренат Харис, Разил Вәлиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Мәгариф”  журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева hәм башкалар катнашты.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*