tatruen
Баш бит / Слайдер / Татарстанның беренче хатын-кыз филологы Маһинур Фәйзуллина
Татарстанның беренче хатын-кыз филологы Маһинур Фәйзуллина

Татарстанның беренче хатын-кыз филологы Маһинур Фәйзуллина

Маһинур Фәйзуллина — озак еллар Алабуга дәүләт педагогия институтында эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның беренче хатын-кыз филологы.

1953 елда барлыкка килгән Алабуга дәүләт педагогия институтының фәнни коллективы зур булмаган: нибары 22 мөгаллим. Алар арасында танылган шагыйрь һәм галим Кәрим Рәшидов, математик Альфред Люстиг һәм Владимир Фриндлер да бар. Искә алынган ир-ат галимнәр белән беррәттән институтта Маһинур Фәйзуллина да эшләгән.

Җәлил белән дуслык
Маһинур Фәйзуллина (1901-1983) 1941 елдан башлап, Алабугада яшәгән. Муса Җәлил белән таныш булган, ул аны Мәскәүдә татар мәктәбендә укыткан чагында ук белгән.

Оренбургка совет әдәбияты курсыннан татар бүлеге студентларына лекцияләр укырга чакырылгач, Җәлил иҗаты буенча материалны да үзе туплаган. Муса Җәлил белән Казанда очрашалар, шагыйрьнең кулъязмаларын үзе Маһинур Фәйзуллинага китереп биргәнлеге билгеле. Шул рәвешле, 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында басылган «Муса Җәлил иҗаты турында» мәкаләсе шагыйрь исән чагында чыккан бердәнбер монография булып тора. Моңа күңеле булган Муса Җәлил «Хат ташучы» поэмасын чыгаруга, Маһинур Фәйзуллинага бүләк иткән. Маһинур Гайнулла кызы шагыйрьнең исеме тыелган чорда да аның хакында икенче мәкаләсен язганлыгы (1948) аның шагыйрьгә булган ышанычы һәм хөрмәте зурлыкка гына түгел, авторның батыр йөрәкле булганлыгына да дәлил.

Чишмә башы
Атбасар өяз шәһәрендә, 1901 елның 13 июнендә туган Маһинур биш яшендә үк укырга-язарга өйрәнгән, башлангыч белемне Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлап килгән җәдитче укытучылардан алган. Алар кызны Троицк шәһәренә укырга барырга өнди. Унөч яшендә Маһинур Фәйзуллина шундагы кызлар семинариясенә керә. Укуын тәмамлап, бар фәннән дә «бик яхшы» билгесе алып, чын мөгаллимә булып, туган җиренә әйләнеп кайта. Укытучылык эшчәнлеге шулай башлана. Маһинур Фәйзуллина «Азат Себер» газетасын чыгаруда булыша, соңрак әлеге басма мөхәррире Хәбиб Вәлиевкә (1896-1937) кияүгә чыга. Яшь гаилә башлыгын Мәскәүгә эшкә җибәрәләр.

Хәбиб Вәлиев Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының милли эшләр бүлегенең инспекторы була. Маһинур Фәйзуллина ил башкаласындагы Нариманов исемендәге татар мәктәбендә укыта башлый, балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Аның укучылары арасында Габдрахман Әпсәләмов та була. Мәктәптән ерак түгел генә урнашкан клубка йөреп, мәдәни чараларда башлап йөри. Муса Җәлил дә шул клубка килеп, шигырьләрен укый торган булган. 1926 елда Маһинур Фәйзуллинаны Мәскәү елгасы аръягының район Советына депутат итеп сайлыйлар. 1927 елда Мәскәүдә актив хатын-кызларның Бөтенсоюз киңәшмәсе уза, Маһинур Фәйзуллина анда килгән Көнчыгыш хатын-кызлары делегациясенә җитәкче була.

Утлы еллар
Утызынчы еллар… Сталинның эзәрлекләү сәясәте башланган заман килеп җитә. 1937 елда ТАССР Җир эшләре халык комиссарының урынбасары Хәбиб Вәлиевкә дә яла ягалар, янәсе, ул авылларда маллар агулау белән шөгыльләнгән. Тиз арада кулга алып, Маһинур апаның тормыш иптәшен дә атып үтерәләр.

Өч баласы белән ялгыз кала мөгаллимә. Ике улын, бер кызын тәрбиялүче ананы — пединститутта декан ярдәмчесе булып эшләп йөргән Маһинур Фәйзуллинаны — хезмәт урыныннан алалар, партиядән дә чыгаралар. Иң аянычлысы — фатирларын да тартып алалар. 1939 елда аның үзен дә совет хакимиятенә каршы эшчәнлектә гаеплиләр. 1957 елда гына аклыйлар. Шулкадәр авыр кайгыны күтәрергә каян сабырлыклар алгандыр да, ничек кешеләргә карата ышанычын саклап калгандыр?! Андый язмышка дучар булган кешеләр бер ул гына булмаган, билгеле…

1939 елда Казанга Муса Җәлил кайта. Шагыйрь Маһинур Фәйзуллинаны ярдәменнән ташламый, эш белән булыша. Мөгаллимә Шәриф Камал, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова белән аралаша. Һади Такташ белән дуслаша. Әдәби чаралар үткәрә. Районнарда лекцияләр укып йөри.

Алабугага кайту
1941 ел җитә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Маһинур Фәйзуллинаның тормышында тагын бер борылыш була. Көзен Алабуга шәһәренә командировкага юллыйлар. Рәсми рәвештә шулай диелсә дә, чынлыкта исә бу аны башкаладан сөрү дигән сүз була. Шулай ул Алабуга укытучылар институтында эшли башлый. Бирегә килгәч, 13 ел кеше фатирында яши. Бәла артыннан бәла килеп кенә тора. Олы улы 1942 елның көзендә сугышка китә, пулеметчы булып дошманнарга каршы көрәшкән егет Сталинград өчен сугышларда 1943 елның гыйнварында һәлак була.

1944 елның августында лейтенант дәрәҗәсендәге кече улы Өмет Брест өлкәсенең Знаменка авылын азат иткәндә, мәңгелеккә ятып кала. Аны шундагы туганнар каберлегенә җирлиләр, вафатыннан соң, Өмет Хәбиб улы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Тик кече улының кайда күмелгәнен Маһинур апа Фәйзуллина 30 елдан соң гына белә. Знаменка эзтабарлары хәбәреннән соң, каберен күреп кайта.

Шул кайгылы елларда да башын ими мөгаллимә. 1943 елда Казанга бара, Тукай иҗаты буенча диссертация яклый. Хезмәт хакы да арта. Хәбиб Вәлиевнең исеме аклана. Тормыш юлында кояшлы көннәр күбәя.
Алабугада галимә пединститутта эшләвеннән тыш, зур агарту эшләре дә алып бара, җирле һәм республика басмаларында язмалары чыга, кичләрен теләге булганнарга гарәп язуын өйрәтә. Монда аның янына күптәнге дуслары: Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Заһидә Тинчурина, Фатыйма Ильская, Нәби Дәүли килеп йөри.

Хәтер яши
Исән калган бердәнбер баласы — Казанда туган кызы Ария әнисен кадерләп яшәде. Ария Хәбиб кызы АДПИның рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләде, исән чагында шәһәребезнең 2нче татар гимназиясе белән элемтәсен өзмәде. Гимназиядә 2001 елда ачылган «М. Г. Фәйзуллина исемендәге патриотик-тәрбия музее» җитәкчесе Нурия Вәлиева сүзләренә караганда, Ария Вәлиева әнисенең төсе итеп, музейга аның шәхси әйберләрен, чигү эшләнмәләрен алып килеп биргән, укучылар белән оештырган кичәләргә йөргән.

Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, доцент, филология фәннәре кандидаты, АДПИның әдәбият кафедрасында беренче мөдир, кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы. 1994 елда, вафатыннан соң, Алабуга шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Кешеләргә игътибарлы, студентларның якын дусты булган мөгаллимә исеме Алабуга институты тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Институтның 125 еллыгы билгеләп үтелгән елда мөгаллим яшәгән йортта истәлек тактасы ачылу — шуның ачык мисалы.

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон әйтүенчә, без уку йортының традицияләрен булдырган кешеләр турында истәлекне мәңгеләштерү, яшь буынга җиткерү өчен кулдан килгәнне эшләргә тиеш. Мондый чараларның берсе — мемориаль такта ачу.

Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ул кайчандыр яшәгән йортка урнаштырылды. Ул институттан ерак түгел, анда әле дә кешеләр яши.
Истәлекле вакыйга уңаеннан йорт янындагы бакчада сирень куаклары утыртылды, алар һәр язда шау чәчәккә күмелеп, Маһинур Фәйзуллина турында хәтерләтеп торачак.

Чыганак: alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*