tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды
Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды

Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды

27 октябрь көннәрендә Ульян шәһәре Заволжск районының 1 нче мәхәлләсе карамагындагы Ислам мәдәни агарту үзәгендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды.

Анда шәһәр мәгариф идарәсе, өлкә татар автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Биләр мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, Өмет газетасы редакциясе вәкилләре катнашты. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул әлеге мәдәни агарту үзәгенә методик әсбаплар белән ярдәм итүне әйтеп китте һәм Ульян татарлары өчен бик зур проект булачагын сызыклады.

Мәхәллә рәисе Рафаэль Нәҗметдинов күптән түгел генә эшли башлаган Ислам үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчалары мөдирләре сабыйларга этномәдәни компонентлы белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә бергәләп эшләү, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*