tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә татар халкының милли ризыклары турында сөйләштеләр
Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә татар халкының милли ризыклары турында сөйләштеләр

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә татар халкының милли ризыклары турында сөйләштеләр

Әлеге чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Лениногорск “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Чарада үзәкнең халыкка социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы олылар һәм балигъ булмаганнар катнашты. Аларга татар халкының милли ризыклары: чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия турында сөйләделәр. Һәм әлеге ризыклардан күргәзмә әзерләнгән иде.

Милли ризыклар турында сөйләшкәч, “Йөзек салыш” һәм “Түбәтәй” уеннарын уйнадылар. Соңыннан исә милли ризыклар белән чәй эчтеләр.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*