tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәният үзәге 35 еллыгын бәйрәм итте
Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәният үзәге 35 еллыгын бәйрәм итте

Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәният үзәге 35 еллыгын бәйрәм итте

Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәният үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм концерты узды.

Юбилей концерты башланыр алдыннан бәйрәм тамашачылары декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләрен карадылар, җирле авторларның китаплары белән таныштылар, татар газета-журналларга язылдылар.

Тантаналы бәйрәм чарасын “Мирас” бию ансамбле ачты. Юбилей концерты “Вакыт елгасы” исемле сәхнәләштергән күренеш белән башланды. Талантлы, үз эшләренең осталары булган үзәк хезмәткәрләрен шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Сейдвәлиева котлады. Сәламләү сүзен, котлау теләкләрен юллап бүләкләр тапшырды.

Тубыл халкын, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев күркәм вакыйга белән котлап уңышлар теләде. Себер татар мәдәният үзәгенә халкыбызның мәдәниятен, татар телен сакларга, үстерергә кирәклеге турында теләкләрен юллады. Бәйрәм тамашачыларын “Җидегән чишмә”не, “Аерылмгыз” җырлардан күплетларны җырлатып та алды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев бәйрәм сәхнәсеннән татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкараган өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, һәм махсус бүләк (ноутбук) үзәк җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айгөл Моратовага тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләте алдындагы казанышлары өчен” медале белән шәһәрнең мактаулы гражданины, җырчы, җәмәгать эшлеклесе Зәкинә Арангулованы, “Туфан” театр студиясе режиссеры Мәдинә Уразмәтованы бүләкләделәр. Себер-татар мәдәният үзәге артисты Хәсән Хучашев Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бүләге-“Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Милли хәрәкәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Нурия Вафеевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Закиров һәм популяр эстрада җырчысы Люция Мусинаның чыгышлары бәйрәм концертына ямь өстәде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли –мәдәни автономия Советы рәисе Илдар Гыйлметдиновның видеокотлавын тубыллылар җылы кабул иттеләр.

Әһәмиятле вакыйгаларга бай булган чараны берсеннән-берсе матур чыгышлар бизәде. Мәдәният үзәге хезмәткәрләрен, тамашачыларны бәйрәм белән шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин котладылар.

Өлкә милләтләр комитетының бүлек башлыгы Вильдан Якупов танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущикка, җәмәгать эшлеклесе Илдар Алтыевка, Нәсимә Кормановага, Сөнгатулла Бекенинга, Камәрия Тимеровага Рәхмәт хатларын тапшырды. Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре:Рәсилә Колмәмәтова, Римма Баганаева, Рузалия Корманалиева шәһәр мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Маһинур Тимербулатовага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребезне, себер татар мәдәният үзәген Тубыл шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич бәйрәм белән котлап өлкә Думасы Рәхмәт хаты белән Ихсан Теляевны бүләкләде. Өлкә Дума депутаты Тамара Казанцева себер татар мәдәният үзәгенең юбилее белән котлап җылы теләкләрен юллады, хатирәләре белән уртаклашты. Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле Ринат Насыйров Себер татар мәдәният үзәгенең директор вазыйфасын башкаручы Айгөл Моратовага сертификат тапшырды.

Шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм департаменты иҗтимагый оешмалар вәкилләренең тырыш хезмәтләренә бәя бирделәр, мәдәният үзәгенең юбилее уңаеннан бүләкләнүчеләр арасында  “Ак калфак” иҗтимагый хатын кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова бүлды. Айсылу ханым себер татар мәдәният үзәгендә беренче еллардан татар концертларда катнашкан җырчыларның берсе. Котлаулар җирле артистларыбызның чыгышлары, җыр һәм бию белән үрелеп барды. Танылган гаилә ансамбле “Ләйлә”, Зәкинә Арангулова, Хәсән, Хөсәен Арангуловлар, Фәгыйль Кәримов, күп еллар иҗатташ дуслар булып, чараларда бергә катнашкан хор “Русская песня”(җитәкчеләре Люсьена Романова) башкаруында  матур җырлар урынлы бүләкләрнең берсе иде.

Себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче ветераннар ансамбле “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары”, “Тубыл кызлары”, тубыллыларның яраткан балалар вокал ансамбле “Йолдызлар (Динара Әпсәләмова), әдәби–иҗат түгәрәге “Нур”(Римма Шәрипова) түгәрәгенә йөрүче балалар башкаруында “Туган тел” җыры белән юбилейлы бәйрәм концерты тәмамланды.

Лилия Фәизова, Константин Симонов чараны оста, матур ике телдә алып бардылар.

                                                     Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*