tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйгесе узды
Казанда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйгесе узды

Казанда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйгесе узды

27 нче октябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач-2023” татар җыры һәм музыка уен коралларының XII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы булып узды.

Фестиваль-конкурс 2004 нче елдан эшләп килә. Быел ул Россия Федерациясендә –  “Укытучылар һәм остазлар елы”, Татарстан Республикасында “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”на багышланып, “Гореф-гадәтләр аша – киләчәккә” девизы астында үтте. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя: башкалабыздан тыш, Республикабызның төрле районнарыннан, Чувашия Республикасыннан, Мәскәү шәһәреннән, хәтта Төркиядән дә катнашучылар бар иде.

Катнашучылар Сара Садыйкова көенә багышланган чыгышларын бик зур осталык белән тамашачыларга күрсәттеләр. Фестивальнең жюри әгъзалары булып күренекле шәхесләр чакырылды: Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин, халык артисты, профессор – Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, балет сәхнәсе ветераны Әлфия Айдарская һ.б..

Бу фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек  Шәрипов катнашты. Ул катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбрикләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Бәйрәм фестивальнең гимнына әверелгән С.Садыйкованың “Казан кичләре” җыры белән тәмамланды. Гран-при Чуваш Республикасының Батыр районы балалар сәнгать мәктәбенең “Тамчы” уенкораллары ансамбленә бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*