tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе ачыла
Милли китапханәдә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе ачыла

Милли китапханәдә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе ачыла

1 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Биредә Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителә. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Кәрим Тинчуринны талантлы драматург һәм режиссер буларак белсәләр дә, фотография белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңа факт. Аның 8 фотоааппараты була. Сәхнәгә куйган спектакльләре фотографияләрен дә ул үзе төшергән.

К.Тинчуринның тормыш иптәше – Заһидә Тинчурина истәлекләреннән:

«…Ир кеше хатыны белән бик яхшы торса да, эшендә уңыш казанса да, барыбер өченче бер мавыгу эзли башлый. Җә ул спорт белән шөгыльләнә. Җә башка берәү янына ияләшә. Кәрим фото белән шөгыльләнә иде. Чит ил фотоаппаратлары алды. Зурайткыч әсбаплар алды. Мәш килә иде. Аның сигез яхшы фотоаппараты гына бар иде…»

Күргәзмәдә танылган режиссер тарафыннан төшерелгән 15кә якын фотография тәкъдим ителәчәк. Алар шушы экспозиция өчен сканер аша махсус уздырылган һәм форматы ягыннан зурайтылган. Ачылыш тантанасында З.Тинчуринаның аудиоистәлекләре дә яңгыраячак. Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк.

Шунысы мөһим: фотографияләрнең кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге экспонатлар К.Тинчурин театры архивында саклана. Зур кыйммәткә ия булган фотографияләрне театрга күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла тапшырган. Ә аңа, үз чиратында, әлеге истәлекләрне Заһидә Тинчурина мирас итеп калдырган.

Әйтергә кирәк, Тинчурин исеме Милли китапханә белән дә бәйле. 1928 нче елда драматург бераз вакыт В.И. Ленин исемендәге китапханәдә (хәзерге Татарстанның Милли китапханәсе) дә эшли.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*