tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасы 40 еллык юбилеен каршы алды
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасы 40 еллык юбилеен каршы алды

Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасы 40 еллык юбилеен каршы алды

Кукмарадагы  “Чулпан” балалар бакчасы үзенең  40 еллык юбилеен каршы алды һәм шул уңайдан әлеге балалар бакчасында бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Истәлекле чара барышында биредә эшләгән ветераннар, хезмәткәрләр бергәләп үткән юлларны, елларны барладылар.

Бакча беренче адымнарын мөдир Нурзия Бариева җитәкчелегендә башлап җибәрә. Аның эшен Галина Әминова, Ландыш Идиятуллиналар дәвам итә. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче коллективны Чулпан Ильина уңышлы җитәкли.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм башка җитәкчеләр катнаштылар. Туган көнне бетилгеләп үтүче балалр бакчасына һәм үз эшләрендә күркәм нәтиҗәләр күрсәткән бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр, райлн башлыгының Рәхмәт хаты , дипломнар тапшырылды.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*