tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә милли көрәш беренчелеге узачак
Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә милли көрәш беренчелеге узачак

Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә милли көрәш беренчелеге узачак

4 ноябрьдә Чирмешәндә дөнья чемпионы, җиде тапкыр Россия чемпионы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узачак.

Әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында оештырыла. Көрәшчеләр район үзәгенең Техническая урамындагы универсаль спорт залында бил алышачак. Ярышта катнашучыларны иртәнге сәгать 8дә терки башлыйлар, сәгать 10да келәмдә тәүге алышлар, сәгать 11дә ярышларны тантаналы ачу тантанасы була.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*