tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирекле авылы остакуллары
Ирекле авылы остакуллары

Ирекле авылы остакуллары

Республикабызның Мәдәният министрлыгы оештырган «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Казаныбызга азнакайлылар килгәч, башка һөнәрләребез белән бергә милли чигүнең дә онытылмавын күреп сөендек.

Мәсәлән, Азнакай районы Ирекле авылында аны клубның сәнгать җитәкчесе Фәйрүзә Салихова белән клуб хезмәткәре Зөлфия Сабурова кадерләп саклый. Бу оста куллы ханымнарның үзләрен күрү бәхете елмайды.

Ирекле авылы зур түгел, нибары йөз кешелек кенә. Әмма аның гөрләп торган чаклары да булган. TATARICA ирекле энциклопедия мәгълүматларына караганда, 1926 елда биредә 153 кеше гомер иткән булса, 1970 елда кеше саны 300 дән дә артып киткән. Хәзер инде аның башлангыч мәктәбен дә, балалар бакчасын да япканнар. Егерме елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Фәйрүзә ханым шуннан соң клубка эшкә күчкән дә инде. Клубта бүген «Хуҗабикә» түгәрәге, «Ядкяр» фольклор ансамбле, «Умырзая» вокал коллективы, «Яшь йөрәкләр» театр студиясе белән бергә «Оста куллар» түгәрәге дә эшләп килә. Авылның хатын-кызлары кичләрен утырып җырлар көйли-көйли чигү чигә. Авылда калган өч баланы да түгәрәккә тарталар. «Ядкяр» фольклор коллективы өчен 10 костюмны да үзләре чигеп бизәгән. Моннан тыш республика күләмендә уза торган төрле бәйгеләргә иҗат эшләрен юллап торалар. Клубта музей-бүлмә оештырып, аны да иҗат эшләре белән бизәгәннәр.

Иң кызыгы шул, татар чигү сәнгатенең төп билгеләре Ирекле кул осталарының эшләнмәләрендә чагыла. Галимнәр, мәсәлән, татарга  тамбур чигүе хас булуын билгеләп үтә. Әмма Урта Азия чигү сәнгатеннән аермалы буларак, тутырып чигелгән өлешләр күп булмау сәбәпле, татар чигүенең җиңеллегенә игътибарларын юнәлтә. Татар хатын-кызлары композициянең бер өлешен икенчесенекенә бөртегенә кадәр охшатып чикмәгән, төсләрдә булса да аермалыклар очрый. Шуңа күрә тулаем композиция терерәк күренә сыман. Сөлге, тастымал саен бер үк бизәкне кабатлап та чикмәгәннәр, төп сюжетын гына алып, вак-төяген үзләренчә чигеп тутырганнар. Ирекле авылы оста кулларының иҗат эшләрендә тамбур чигүеннән кала тагын тутырып чигү, тәре сыман чигү ысулларын да күрергә насыйп булды. Кызганыч, алтын һәм көмеш белән чигү үрнәкләре юк. Әмма аны бүген Азнакайның йөз кешелек Ирекле авылында түгел, башкалабыз Казанда да бер Луиза Фәсхетдиновада гына табып була…

Җыеп кына әйткәндә, Ирекле хатын-кызлары чигүендә татар милли һөнәри чигүнең бөтен байлыгы булмаса да, бизәкләрнең төрлелеген, импр овизация осталыгын күрергә мөмкин. Зур булмаган авылда югалып барган чигүне шулай саклап калырга тырышуларын күреп күңел сөенде. Ленин мәдәният йортында узган Азнакай смотр-концертында Ирекле авылы осталарының кул эшләре әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора иде. Апаларның чигү чигеп утырганнарын күреп Азнакай шәһәреннән Казанга кунакка килгән өченче сыйныф укучысы Мәликә Төхвәтуллина да аларга кушылды…

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*