tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен
Белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен

Белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен

Самараның Крутые Ключи бистәсе мәктәбендә татар телен өйрәнүче 1-8нче сыйныф укучылары өчен “СКаТ” телерадиокомпаниясенә һәм Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылды. Аларны татар теле укытучысы Гөлфия Глушкова һәм бер төркем ата-аналар озата бардылар.

“СКаТ” телерадиокомпаниясенең кунакчыл хезмәткәрләре укучыларга телевидение тапшырулары эфирга чыксын өчен никадәр кызыклы иҗади эш алып барырга кирәк булуы турында сөйләделәр. Балалар үзләрен хәтта «Самара яңалыклары»н алып баручы ролендә сынап карадылар.

Җәмигъ мәчетендә укучыларыбызны музей хезмәткәре Нәҗип абый Сәйфетдинов бик җылы каршы алды, музей экспонатлары белән таныштырды. Балаларга галәм барлыкка килү тарихы, ислам дине турында бик кызыклы итеп сөйләде, олыларны зурларга, хөрмәт итәргә, ярдәм күрсәтергә, сүзләренә колак салырга кирәклеген ассызыклап, үгет-нәсыйхәт бирде.

«Мондый чаралар балалар өчен бик тә кирәк. Бу аларның аң-белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә, туган җиребезгә, ана телебезгә карата мәхәббәт уята, — дип уртаклаша фикерләре белән ата-аналарның берсе Рузия Гыйльмиярова. — 2020 елдан бирле Крутые Ключи бистәсе мәктәбендә татар балаларына туган телебезне өйрәнү мөмкинлеге тудырган «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка, экскурсиягә баручыларны автобус белән тәэмин иткән вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка ата-аналар исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез».

Гөлназ ХӘСӘНШИНА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*