tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә.

Биредә ул Беларусь Дәүләт халык архитектурасы һәм көнкүреше музеенда булды. Музейда сүтелгән Довбучская мәчете саклана. Мәчетнең сүтелгән өлешләре белән Беларусь Республикасы мәдәният министры урынбасары Валерий Громада һәм музей директоры Эдуард Богданович таныштырды.

Әлеге мәчет XVIII гасырда Гродненск өлкәсенең Сморгон районы Довбучка (Довбутишки) авылында төзелгән. Ул Европадагы мондый типтагы иң борынгы агач бина һәм мөселман архитектурасының оригиналь үрнәге булып тора. 1991 елда Беларусь дәүләт халык архитектурасы һәм көнкүреше музеена күчерелә. Беларусь Республикасының тарихи-мәдәни кыйммәтләренең Дәүләт исемлегенә кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*