tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылдан тәрбияче Айгөл Мирзаянова шәһәр башлыгының премиясенә лаек
Тубылдан тәрбияче Айгөл Мирзаянова  шәһәр башлыгының премиясенә лаек

Тубылдан тәрбияче Айгөл Мирзаянова шәһәр башлыгының премиясенә лаек

Тубылда «Ел укытучысы-2024» һөнәри осталык бәйгесенең тантаналы ябылу чарасында шәһәр башлыгы Максим Афанасьев лауреат дипломын алган педагоглар өчен(укытучылар, тәрбиячеләр) премия булдырырга вәгъдә итә. Бу матур, шатлыклы бәйрәм чарасында мәктәп җитәкчеләрен, укытучыларны, тәрбиячеләрне шәһәр башлыгы премиясе белән бүләкләү чарасы да узды. 14нче мәктәп структура бүлекчәсенең балалар бакчасында эшләүче Айгөл Явдәт кызы Мирзаянова финалага чыккан җиңүчеләр арасында булды.

Айгөл Явдәт кызы Мирзаянова “Ел педагогы-2024” фестивален ябу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясау чарасында катнаша. Бу нәтиҗәләр буенча ул шәһәрнең иң көчле 12 педагоглар арасында “Ел тәрбиячесе” номинациядә өченче дәрәҗә призер булып таныла. Бәйгедә “Балаларга белем бирү эшчәнлеген”, “Минем педагогик табышым”, “Мастер класс”, “Профессиональ сөйләшү” осатаханәләрендә сынаулар үтә. Аның тырышлыгы бушка булмый. Үз эшенең остасы, нәтиҗәле эшләүче, тәҗрибәле, заман белән бергә атлаучы зыялы тәрбияче Айгөл Мирзаянова шәһәр башлыгының премиясен алды.

Айгөл Явдәт кызы: “Тәрбияче хезмәте катлаулы, зур җаваплылык сораган һөнәр. Мин коррекцион балалар төркемендә эшлим. Көн саен балаларның үзгәрүен, уңышларын күреп сөенәбез. Балаларның кечкенә шатлыкларын, уңышларын күрә белеп эшләргә тырышабыз. Минем коллегам Асия Маняпова да бик тырыш. Без киңәшләшеп, сабыйларның әти-әниләре белән уртак тел табып эшлибез. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту да безнең бурыч. Сабыйларны кече вакытларыннан матурлыкны күрергә өйрәтәбез, туган илләрен яратырга, бер-берләре белән дус булырга, аларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбиялибез. Безнең хезмәтебезгә игътибар арта барганын күреп шатланам,”-дип уртаклашты.

Айгөл Явдәт кызы кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел, сабырлы кеше. Күп еллар намуслы хезмәт иткән, сабыйларны тәртипкә өйрәткән, иҗади эзләнүчән якташыбызны яңа уңышлары белән котлыйбыз.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*