tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары белән очрашты
Милли Шура рәисе Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары белән очрашты

Милли Шура рәисе Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде. Биредә ул Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары Максат Овезов белән очрашты.

Мөфти урынбасары Максат Овезов Беларусь Республикасы Диния нәзарәтенең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Васил Шәйхразыев Беларусь Диния нәзарәте эшчәнлеген югары бәяләде. Алга таба Милли Шура рәисе Казанда 2024 елның маенда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында мәгълүмат бирде. Чара кысаларында “Изге Болгар җыены” узачагын билгеләп узды.

Очрашу ахырында Довбучская мәчетен төзекләндерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*